Рөстәм Миңнеханов  иң абруйлы төбәк башлыклары өчлегенә кергән

Сәяси һәм икътисади коммуникацияләр агентлыгының март ае рейтингы басылып чыккан.

 Татарстан Президенты март аенда Россия төбәкләре башлыклары арасында абруйлылык ягыннан өченче урынны саклап калган. Сәяси һәм икътисади коммуникацияләр агентлыгы белгечләре тикшеренү үткәреп, шундый йомгак ясаган.

Рөстәм Миңнехановның уртача баллы 7,49дан 7,5кә җиткән, ә исемлектәге урыны “Бик зур абруй” дигән өлешкә туры килә.

Тикшеренүдә билгеләп үтелгәнчә, март аена төзелгән рейтингка төбәкләрнең социаль-икътисади үсеше буенча яңа тәкъдимнәр эшләү, инфраструктура проектларын карау, зур шәхесләрнең Дәүләт Думасына депутат итеп сайланырга әзер булулары турында белдерүләре, шулай ук хокук саклау органнарының җирле түрәләрне тикшерүләре йогынты ясаган.

Рейтинг политологлар, политтехнологлар, журналистлар арасында сораштыру үткәрү нигезендә төзелгән: алар төбәк башлыкларының дәрәҗәсен бер баллдан ун баллга кадәрге шкала буенча билгеләгән.

 


Фикер өстәү