Россиядә 200гә якын милләт вәкиле дус-тату гомер кичерә, аларның телләре һәм мәдәниятләренең күптөрлелеге – илнең һәм анда яшәүчеләрнең бәяләп бетергесез байлыгы.
Россия Президенты Владимир Путин Төньяк, Себер һәм Ерак Көнчыгышта яшәүче азсанлы төп халыкларның II форумында катнашучыларга юллаган сәламләү сүзләрендә шулай дип белдерде.
«Гореф-гадәтләр, традицияләр һәм телләрнең уникаль күптөрлелеге – бәяләп бетергесез уртак байлыгыбыз, без аның белән чын күңелдән горурланабыз. Бу җәһәттән Төньяк, Себер һәм Ерак Көнчыгышта яшәүче халыкларның үзенчәлекле мәдәнияте аерым урын алып тора», — диелә Кремльнең рәсми сайтында дөнья күргән телеграммада.
Путин Россиядә азсанлы төп халыкларга ярдәм күрсәтүгә зур игътибар бирелүен искәртте. Дәүләт аларның тормыш һәм хуҗалык итү рәвәшен һәм яшәү мохитен сакларга тырыша.