Россия Президенты Владимир Путин Казан Глобаль яшьләр саммитында катнашучыларга һәм кунакларга сәламләү юллады

Бүген Казанда «Глобаль көн тәртибендә яшьләр» Казан Глобаль яшьләр саммитының пленар утырышы уза. Саммитта катнашучыларга һәм кунакларга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин сәламләү юллады.

Владимир Путин исеменнән сәламләү текстын пленар утырыш ачылышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов укыды.

«Кадерле дуслар! Сезне Татарстан башкаласында Глобаль яшьләр саммиты ачылу уңаеннан чын күңелдән сәламлим. Казанның «Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының Яшьләр башкаласы» итеп сайлануы Россиянең әлеге абруйлы халыкара структура белән мөнәсәбәтләрнең югары дәрәҗәдә булуын раслый.

Ислам дөньясы дәүләтләре көн тәртибендәге күп кенә актуаль мәсьәләләрне хәл итүдә, тагын да гаделрәк, демократик тәртип төзүдә безнең традицион партнерларыбыз булып тора. Шунысы мөһим, мондый конструктив күп планлы хезмәттәшлеккә яшьләр күбрәк җәлеп ителә.

Казанга дистәләгән илдән йөзләгән делегат – төрле иҗтимагый һәм студентлар оешмалары, эксперт үзәкләре һәм яшьләр сәясәте өчен җаваплы дәүләт ведомстволары вәкилләре килде. Алар арасында эчтәлекле дискуссияләр үткәрү, уртак эшне дәвам итү өчен перспектив проектларны билгеләү, шул исәптән социаль һәм мәдәни өлкәләрдә, технологик инновацияләр һәм эшкуарлык өлкәсендә яхшы мөмкинлек булыр, дип ышанам.

Казанда яшьләрнең очрашуы безнең илләр халыклары арасында үзара аңлашуны һәм ышанычны ныгытуга хезмәт итәчәк. Сезгә чын күңелдән уңышлар, иминлек һәм иң изге теләкләр телим», — диелә сәламләү текстында.


Фикер өстәү