Казанда кул кысышалар

Ике көн дәвамында «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» XII халыкара икътисади саммиты узды. Иртәгә әлеге чараның соңгы көне.

Беренче көнне Russia Halal Expo хәләл продукция күргәзмәсе ачылды. Ул – Россиядә хәләл индустрия өлкәсендә иң эре мәйданчыкларның берсе. Күргәзмә Россия төбәкләренең ислам дөньясы илләре белән сәүдә, икътисади, социаль-мәдәни бәйләнешләрен үстерү, хәләл продукция, Россия һәм чит ил җитештерүчеләренең хезмәтләрен бәяләү һәм икътисадның хәләл сегменты потенциалын тәкъдим итү максатыннан үткәрелә. Биредә өч көн дәвамында һәртөрле мастер-класслар һәм кызыклы мәйданчыклар эшли.

Ачылыш тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия икътисади үсеш министры Максим Решетников катнашты. Иң элек Рөстәм Миңнеханов Россия Хөкүмәтенә Казан саммитына күрсәткән игътибары өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләре буенча, форумның төп бурычы – Россиянең Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (ИХО) илләре белән икътисади элемтәләрне ныгыту. Киләчәктә саммит Россия Икътисади үсеш министрлыгы һәм башка федераль структураларның мөмкинлекләре ярдәмендә яңа дәрәҗәгә чыгачак.

– Россиянең ислам дөньясы белән хезмәттәшлеге – безнең Президент билгеләгән приоритет. Без бу форумны анда катнашучылар өчен мөмкин булганча уңайлы һәм файдалы итәчәкбез, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Россиянең икътисади үсеш министры Максим Решетников билгеләп үткәнчә, бу көннәрдә форум кысасында авыр вазгыятьтә дә күзгә-күз карап очрашу мөмкинлеге туды.

– Без очрашып сөйләшүләргә, яңа идеяләр һәм мөмкинлекләр буенча фикер алышуларга сусадык. Һәм, әлбәттә, безнең ислам илләре белән хезмәттәшлегебез турында сөйләргә кирәк. Россиядә 20 млн мөселман яши һәм безнең икътисадның аларның ихтыяҗларын ничек канәгатьләндерүе турында фикер алышу да мөһим, – диде ул.

Максим Решетников шулай ук форум кысасында хәләл темасына зур игътибар бирелүен дә билгеләп узды.
– Бу – икътисадның яңа, тиз үсә торган секторы. Хәләл индустрия ил эчендә дә, экспорт өлкәсендә дә зур потенциалга ия. Бу – инвестицияләр, сәүдә, мода, мәдәният, креатив индустрия. Форумда шул хакта фикер алышу бара. Монда туган проектлар игътибар үзәгендә булачак һәм федераль дәрәҗәдә өйрәнеләчәк, дип вәгъдә бирәм, – диде министр.

Russia Halal Expo хәләл индустриясе күргәзмәсендә быел 100дән артык җитештерүче азык-төлек, медицина, финанслар, туризм, фармацевтика, кием-салым юнәлешләре буенча үз продукциясен һәм хезмәтләрен тәкъдим итте. Россиянең 36 төбәгеннән килгән оешмалардан тыш, үз продукцияләрен Төркия, Индонезия, Бәһрәйн, Согуд Гарәбстаны, Кыргызстан, Казакъстан һәм Азәрбайҗан вәкилләре дә тәкъдим итте.

Саммит кысасында төрле мәйданчыкларда, төрле темаларга багышланган сессияләр дә узды. Шулай ук халыкара машина төзелеше кластеры форумы да оештырылды. Монда Россия төбәкләреннән тыш, Бельгия, Германия, Италия, Кытай, АКШ, Франция, Япония, Швейцария һәм башка илләрдән белгечләр катнашты. Моннан тыш, «Россия – Африка» икътисади перспективалары логистикасы, сәүдә-сәнәгать палаталарының яшь лидерлары форумы, тотрыклы үсеш һәм аңлы куллану максатлары, этик бизнес лидерлары форумы да оештырылган иде.

Саммитның пленар утырышында Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинның телеграммасын укыды.

– Саммиттагы фикер алышулар эчтәлекле һәм конструктив булыр, хезмәттәшлекнең яңа алымнарын һәм механизмнарын, уртак проектларны билгеләргә ярдәм итәр, шулай ук үзара аңлашуны һәм безнең илләр, халыклар арасындагы ышанычны арттырырга ярдәм итәр дип ышанам, – диелә сәламләү хатында.
Үз чыгышында Рөстәм Миңнеханов ислам икътисады дөнья базарының аерылгысыз өлеше булып торуын әйтте. Ислам активының, 2,9 трлн долларны тәшкил итеп, 2024 елга 3,7 трлн долларга җитәчәген белдерде.

– Яшь буын мөселманнары технологияләрне куллану буенча алга китте. Алар өчен көнкүрештә кулланыла торган әйберләрнең ислам кагыйдәләренә туры килүе мөһим. Алар органик һәм куркынычсыз булган ризыклар кулланалар. Шуңа күрә әлеге саммитта аңлап куллану проблемасына зур игътибар күрсәтелде. Бу трендның күпләрне илһамландыруын искә алып, әлеге тема җентекле өйрәнелгән булырга тиеш, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент фикеренчә, «KazanSummit» ислам дөньясына мөселманнар яшәгән Россия төбәкләренең киң мөмкинлекләрен күрсәтергә ярдәм итә.

Рөстәм Миңнеханов киләсе елда Идел буе Болгарында исламны кабул итүнең 1000 еллыгы билгеләп үтеләчәген һәм моның Россия мөселманнары өчен бик мөһим вакыйга булуын әйтеп узды.
– Татарстанга күп кунаклар көтәбез. Шулай ук без ЮНЕСКОның 45 нче сессиясенә әзерләнәбез, – диде Президент.

Төркия Президентының баш киңәшчесе Мүҗаһит Күчүкйылмаз исә бу ил башлыгы Рәҗәп Тайип Эрдоганның сәламләү хатын укыды.

– Төркия югары сыйфатлы продукцияне, аеруча хәләл товарларны, стандартлаштыруга күп көч куя. Бу мәсьәләдә Татарстанның, шул исәптән «KazanSummit»ның тырышлыгын һәм көчен аерым искә алып, рәхмәт белдерүгә лаеклы, – диелә Эрдоганның хатында.

 

Зөһрә Садыйкова

Фото: president.tatarstan.ru

 


Фикер өстәү