Түбән Кама Башкарма комитеты җитәкчесе Юрий Болтиков белән хушлашу кайда узачагы билгеле

Түбән Кама Башкарма комитеты җитәкчесе Юрий Болтиков белән хушлашу 30 августта узачак. Гражданнар панихидасы халык иҗаты йорты янында 8 сәгатьтән 9.30 сәгатькә кадәр узачак. Җитәкче белән барлык түбәнкамалылар да хушлаша алачак.

Сәгать 10да Афанасово авылы храмында озату була. Аннан соң матәм процессы шәһәр зиратына барачак, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.

44 яшендә Түбән Кама башкарма комитеты җитәкчесе вафат булган

Исегезгә төшерәбез, Болтиковның үлеме турында кичә кич билгеле булды. Декабрьдә аңа 45 яшь тулырга тиеш булган.

Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфасына аны узган елның декабрендә билгеләгәннәр.


Фикер өстәү