44 яшендә Түбән Кама башкарма комитеты җитәкчесе вафат булган

Кичә, 28 августта, Түбән Кама Башкарма комитеты җитәкчесе Юрий Болтиков вафат булган. Аңа 44 яшь иде, дип яза «Челнинские известия».

«Бөтен Түбән Кама өчен бу зур югалту. Югары класслы белгеч, җитәкче, оештыручы гына түгел, ул искиткеч хезмәттәш, гаиләле, уллы, бик ярдәмчел, тормышны һәм кешеләрне яратучы кеше иде», — дип хәбәр иткәннәр шәһәр хакимиятендә.

Юрий Болтиков карьерасын «КАМАЗ» да башлый — 1999 елда автогигантка инженер-конструктор булып урнаша. Чаллыда укый – КамПИны тәмамлаган.

Юрий Болтиков белән хушлашу вакыты һәм көне әлегә билгеле түгел.

 


Фикер өстәү