Юрий Борисов һәм Алексей Песошин Чаллыда «КАМАЗ»киләчәккә планнары белән танышты

Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Юрий Борисов һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Чаллыда «КАМАЗ» компаниясенең җитештерү мәйданчыкларында булдылар.

РФ вице-премьеры йөк автомобильләре җитештерү һәм компаниянең санкцион чикләүләр шартларында эшләү планнары белән танышты, шулай ук «КАМАЗ» автомобиль заводында төп җыю конвейерын карады.

Журналистлар белән аралашу барышында Юрий Борисов Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан ил автосәнәгатенә, шул исәптән «КАМАЗ» автозаводына, импортны тиз арада алмаштыру өчен ярдәм итү чаралары каралачагын билгеләп үтте.

Моннан тыш, вице-премьер сүзләренчә, Чаллы автогигантына газ-мотор һәм электр транспорты өлкәсендәге проектлар буенча ярдәм күрсәтеләчәк: «Газ-мотор ягулыгы да, водород тематикасы да, электр автомобильләре дә – болар барысы да «КАМАЗ» планында кала. Хөкүмәт аларны тормышка ашыруга, шул исәптән кирәкле фәнни-техник үзәк булдыру аша да ярдәм итәчәк».

Юрий Борисов билгеләп үткәнчә, завод эшен дәвам итәчәк, җитештерү күләмен киметү буенча планнар юк. Ә чит ил көндәшләренең китүе «КАМАЗ»га Россия базарының зур өлешен алырга мөмкинлек бирәчәк.

«КАМАЗ»ның генераль директоры Сергей Когогин хәбәр иткәнчә, хәзер «КАМАЗ» К3 линейкасы автомобильләрен чыгаруга күчә. «Без компания эчендә үзебезнең агрегатларны һәм компонентларны җитештерүне арттыру буенча эшне җәелдердек. К3 йөк машиналары – тирән локализацияләнгән автомобильләр, анда чит ил машиналары юк диярлек. Бу продукция белән без куәтләребезне тутырачакбыз», — диде ул.

Компания генераль директоры 2023 елның беренче кварталыннан локализацияләнгән компонентлы базада К5 автомобильләрен чыгаруга керешү планлаштырылуын әйтте.


Фикер өстәү