Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда газ-мотор ягулыгы базарының бердәм цифрлы платформасын булдыру буенча проект гамәлгә ашырыла

Бу көннәрдә Санкт-Петербургта унынчы тапкыр Петербург халыкара газ форумы уза. Форум эшчәнлегендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Халыкара чарада Татарстан 16 сәнәгать предприятиесен тәкъдим итте. Шулар арасында «Газпром Трансгаз Казан», «Виконт», «Реал», «КамАЗ» кебекләре дә бар. Форумның беренче көннәрендә катнашучылар күргәзмәдә тәкъдим ителгән проектлар белән танышты.

Күргәзмәне «Газпром» җәмгыяте директорлары советы рәисе Виктор Зубков та карады. Республика Президенты аңа Татарстандагы техника үрнәкләрен күрсәтте. Шуларның берсе – «Раритэк Холдинг» компаниясе җитештергән кысылган табигый газда йөрүче экскаватор. Россиядә бу беренче шундый техника. Моннан тыш Зубков МТЗ-1221 тракторы өчен 6 цилиндрлы двигатель үрнәге белән дә танышты.

Санкт-Петербургтагы форум кысасында Рөстәм Миңнеханов «Чайка» пассажир судносына ачкыч һәм документлар тапшыруда катнашты. Әлеге судно шулай ук кысылган табигый газда эшләячәк.

Татарстан газ-мотор ягулыгы базарын үстерү дәрәҗәсе буенча биш иң яхшы төбәк исемлегенә керә. 2010 елдан техника сатып алу һәм булганын газ ягулыгына җайлаштыру динамикасы 509 берәмлектән 10083гә кадәр арткан.

Пленар утырышта чыгышында Рөстәм Миңнеханов газ-мотор базарын үстерүнең өстенлекле  юнәлешләренә игътибар итте. Шуларның берсе – цифрлаштыруны гамәлгә кертү.

– Хәзерге вакытта Татарстанда газ-мотор ягулыгы базарының бердәм цифрлы платформасын булдыру буенча проект гамәлгә ашырыла. Цифрлы форматка күчү базарда катнашучыларның барысын да берләштерергә, яңадан җиһазландырылган транспорт чараларын теркәү процедурасын гадиләштерергә, газ-мотор техникасын эксплуатацияләү куркынычсызлыгын тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк, – диде республика җитәкчесе.

Белешмә өчен

Санкт-Петербург халыкара газ форумы – шушы тармакка бәйле актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен әйдәп баручы мәйданчык. Фикер алышу буенча кабул ителгән карарлар дөньякүләм газ базарын формалаштыруга турыдан-туры йогынты ясый.

 

 


Фикер өстәү