Дөнья Чемпионатының сайлап алу турниры Казанда уза

«Ак Барс Арена» стадионында – тарихи очрашу. Футбол буенча Россия җыелма командасы иртәгә Словакиягә каршы 2022 елгы Дөнья Чемпионатының сайлап алу турниры кысасында чираттагы матчын уздыра. Уен 21.45 сәгатьтә башланачак.

Исегезгә төшерәбез: футбол матчы көнендә башкалада җәмәгать транспорты йөрешенә үзгәрешләр кертелә. «Ак Барс Арена» стадионы яныннан узучы трамвай, автобус, троллейбусның эше төнге 1.00 сәгатькә кадәр озайтылачак, өстәмә транспорт җәлеп ителәчәк.

Россия футболчыларның Словакиягә каршы матчын стадионга килеп 13,5 меңнән артык тамашачы карый алачак. Уенга вакцинация яисә коронавирус белән авырмау турында белешмә булган очракта гына кертәләр.


Фикер өстәү