Әлеге тәмләткечне ит, бәрәңге белән табынга бирергә, кәтлит һәм пилмән фаршына кушарга, карп балыгының эченә сөртеп пешерергә мөмкин. Аны ясауга ук кулланырга да мөмкин. Суыткычта сакларга киңәш ителә.
Кирәк: 3–4 баш сарымсак, 3–4 суган, 3–4 яшел татлы борыч, 3 данә әче борыч, петрушка, укроп бәйләме.
Әзерләү
Барлык яшелчә һәм тәмләткечләрне иттарткычтан чыгарырга. 1 аш кашыгы тоз, 3 аш кашыгы шикәр комы, 0,5–1 чәй кашыгы уксус һәм 1 стакан үсемлек мае салырга һәм яхшылап болгатырга. Яшел аджиканы банкаларга салып, суыткычка куярга. Әлеге тәмләткеч тәмле генә түгел, бик файдалы да. Тик ашказаны-эчәк авырулары белән интегүчеләргә сак булырга киңәш ителә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat