Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургта уза торган халыкара газ форумында катнаша

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов X Петербург халыкара газ форумында катнашу өчен Санкт-Петербургка килде. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов күргәзмә экспозицияләре белән танышты. Биредә Татарстанны 16 предприятие тәкъдим итә, алар арасында «Газпром Трансгаз Казан» ҖЧҖ, «Виконт» ҖЧҖ (пластмасса һәм пыяладан ясалган эшләнмәләр), «Реал» ҖЧҖ (төзелеш материаллары), «АИР ГАЗ» ҖЧҖ (газ җиһазлары), «КАМАЗ» ГАҖ (авто, махсус техника), «Раритэк Холдинг» АҖ (газга көйләнгән автомобильләр), Казан моторлар төзү берләшмәсе, КНИТУ-КХТИ бар.

Күргәзмә белән танышу «Газпром» акционерлык җәмгыятенең Директорлар советы рәисе Виктор Зубков катнашында уза.


Фикер өстәү