Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның 80 очрагы теркәлгән, аларның 3се – читтән кертелгән, 77 очрак контактта булудан йоккан.
«29 кеше хастаханәгә салынган, 51 кеше өйдә дәвалана», – диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.
Казанда – 28, Чаллыда – 15, Түбән Кама районында – 5, Яшел Үзән районында – 4, Лаешта – 3, Азнакай, Әлки, Әлмәт, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Лениногорск, Саба, Спас районнарында – 2шәр, Апас, Баулы, Балтач, Буа, Биектау, Минзәлә, Тукай районнарында 1әр кеше авырый башлаган.
7 октябрьгә республикада 27 554 Covid-19 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан соң 23 494 кеше сәламәтләнгән.