Бер хатын өен басарга кергән карак белән ятып йоклаган

Үз йорты белән яшәүче 40 яшьлек Елена (исеме үзгәртелгән) авыр көннән соң ял итеп алырга булган. Шәхси тормышындагы күңелсезлекләрдән кәефе төшкән хатын онытылырга теләп, шәраб та эчеп куйган.

Йокыга тала язган хатын кинәт тавыш ишетеп ала. Күзен ачып җибәрсә, янында бер яшь ир-атны күрә.

Елена куркып калмый, полиция чакыртасы урынга ул чакырылмаган кунак белән сөйләшә башлый. Ир аңа шактый сөйкемле булып тоела, ирнең дә хуҗабикә хатынга күзе төшә. Ул төнне алар кочаклашып  ятып йоклыйлар.

Тик хуҗабикәнең кунакчыллыгына карамастан, чакырылмаган кунак үзенең нигә кергәнлеген онытмаган. Елена йоклаган арада ул бөтен бүлмәләрне тикшереп чыккан. Бүлмәләрнең берсендә ир сейф таба һәм аннан зур суммада акча урлап чыгып качмакчы була. Хуҗабикә уянгач эшнең нидә икәнен аңлап ала да полиция чакырта. Ир качып котыла алмый, аны ишегалдында тотып алалар.

– Җинаять кылганда 35 яшьлек ир-ат тоткарланды, ул тумышы белән Әрмәнстаннан. Ир Звенигород шәһәрендәге йортка кереп, ярты миллион сум күләмендә акча урлаган, —  дип яза kp.ru


Фикер өстәү