Газетага язылу

Россиядә яшәүчеләр кулындагы «тере» акча күләме 19,8 триллион сумга җиткән

Быел беренче яртыеллыкта Россиядә яшәүчеләр кулындагы «тере» акча күләме, 1,6 триллион сумга артып, 19,8 триллион сумга җиткән.

Банклар проблемаларын өйрәнү үзәге мәгълүматларына караганда, банклар кассаларындагы акчаны кертеп, әйләнештәге «тере» акча күләме 19,7 триллионнан 21,3 триллион сумга җиткән, дип хәбәр итә «Газета.ру».

 

Белгечләр «тере» акчага ихтыяҗ үсүнең төп сәбәпләрен иң элек салым салудагы үзгәрешләр, түләү сервислары эшендәге техник өзеклекләр белән аңлата. Моннан тыш кертемнәр буенча ставкалар кимү, бизнесның банк хезмәтләренә чыгымнары арту да моңа йогынты ясаган. Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге уздырган сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, ел башыннан бирле халыкның 18 процентына товар яки хезмәт өчен «тере» акча белән түләргә, тагын 8 процентына болай түләгәндә ташлама ясарга тәкъдим иткәннәр.

«Реальное время» мәгълүматларына караганда, республикада банкларда сакланган акча күләме августта 1,372 трлн сумга җиткән. Бу – Идел буе федераль округындагы иң зур күрсәткеч.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре