Газетага язылу

Казанда финанс пирамидасы эше буенча биш кешегә хөкем карары чыгарылды

Казанның Вахитов районы суды FrendeХ финанс пирамидасы эше буенча хөкем карары чыгарды. Аның биш җитәкчесенә 6–7 елга иректән мәхрүм итү һәм 200–300 мең сум күләмендә штраф җәзасы бирделәр.

Тикшерүчеләр мәгълүматлары буенча, алар 2020 елның маеннан 2021 елның августына кадәр Татарстанда, Мари Эл, Коми, Бурятия, Удмуртия республикаларында, Мәскәү, Иркутск, Самара, Ульяновск өлкәләрендә, шулай ук ХМАО-Юграда яшәүче 300 дән артыграк кешене алдаганнар.

 

Акча салудан зур табыш вәгъдә итеп, FrendeХ турында ялган мәгълүмат таратканнар. Платформа исә асылда финанс пирамидасы кебек эшләгән: алданрак керүчеләргә яңа җәлеп ителүчеләрнең акчасы хисабына түләгәннәр. Гомуми зыян күләме 135 миллион сумнан артыграк тәшкил иткән. Финанс пирамидасы эшен тикшерү дәвам итә.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре