Газетага язылу

Туганыбызның караучысы була аламмы? Укучы соравына «ВТ» җавап бирә

Туганыбызга 80 яшь тулды. Аңа Социаль фонд аша караучы билгеләп була икән.

Моның өчен акча түләнми, әмма стаж бара. Минем рәсми эш урыным юк. Аңа караучы була аламмы? Тәртибен аңлатсагыз иде.

Әлфия Хәлимова, Балтач

Россия Социаль фондының Балтачтагы клиентлар белән эшләү бүлеге:

– Социаль фонд аша 80 яшьтән узган һәм I группа инвалидлыгы булган кешеләрнең караучысы булып теркәлергә мөмкин. Аларны тәрбияләгән өчен акча бирелми, ә менә пенсиягә чыкканда күпмедер балл бирә торган иминият стажы өстәлә. Моның өчен районның клиентлар белән эшләү бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бердәм контакт үзәгенә шалтыратып, алдан язылу шарт.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре