«Малны ашатырга гына түгел, яратырга да кирәк» (Сарык симертү буенча КИҢӘШЛӘР)

Күп еллар сарык асраучы Зөлфия Дәүлиева Корбан өчен малларны аерым игътибар биреп ашатыр вакыт җитте, ди.

Ничек сайларга?

Корбанга олы сарыкларны да, 3–4 айлык бәрәннәрне дә хәзердән тиешенчә тәрбияли башларга кирәк. Аларны башкаларыннан аерым ашатсаң да яхшы. Гомумән, корбанга гына түгел, җәйге сугым өчен дә сарыкларны хәзердән әзерли башлыйбыз. Олырак сарыкны симертү өчен 45–50, яшь малны симертергә 90–100 көн чамасы кирәк була. Симертү өчен бәләкәйдән аппетиты яхшы булган, тиз үскән малларны сайлыйм. Хайванның тышкы кыяфәтеннән үсү-үсмәвен чамаларга мөмкин. Сәламәт, яхшы үсәсе малның иңбашы җилкәсенә караганда киң, гәүдәсе озын һәм төз, ә янбашлары түгәрәкләнеп торган була. Асылынып төшкән хәлсез иңбашы, тырпаеп торган калак сөяге, хәлсез аяклар – малның күпме генә ашатсаң да мантымаячагы турында сөйли. Тагын бер мөһим нәрсә – бәрәннең аягы нык булсын. Андыйлар тиз үсә һәм авырлыкны да тиз җыя.

Ничек ашатырга?

– Ашатуга килгәндә, мин көненә өч тапкыр ашатам. Иртәнге ашауга  бөртеклеләрдән арпа, бодай яки солы бирәм. Бераз тоз салынган су һәм печән салам. Төшке ашка көрпә белән чөгендер, су, ә кичкесенә ипи белән коры печән бирәм һәм су салам. Булса, рационга силос та кертсәң, бик яхшы. Бераз тоз салган су сарык малының гел алдында булсын. Ә бер эчүендә бераз сода салсаң да яхшы, ул маемлаудан саклый. Чөнки икмәк белән тукланганда сарыкның ашказаны аны кайчак эшкәртеп бетермәскә мөмкин.

Малны ашатырга гына түгел, яратырга да кирәк. Аларга гел матур сүзләр белән генә дәшәм, безнең абзарда малга кычкырган һәм сүгенгән кеше юк. Тагын көн саен малларны һавага алып чыгып йөртсәң дә бик әйбәт. Мин, гадәттә, төшке ашларын абзардан чыгарып ашатырга тырышам. Гомумән, ябылуда яткан малга караганда иркендә йөргән сарыкның ите тәмлерәк була.

Гөлнара Зиннәтуллина


Фикер өстәү