Россиядә коронавирустан дәвалау өчен «Ковипир» даруын теркәделәр

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы ковидны дәвалау өчен тагын бер препарат – молнупиравир нигезендә ясалган «Ковипир» препаратын теркәде, дип хәбәр итә РИА Новости.

«Сәүдә исеме: Ковипир. Дәүләт тарафыннан теркәү датасы: 04.04.2022», — диелгән реестрда.

Февраль башында молнупиравир нигезендә ясалган «Эсперавир» препаратын теркәү турында хәбәр ителгән иде. Россиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы март ахырында молнупиравир нигезендә ясалган «Лагеврио» дип исемләнгән дару теркәлүе турында да хәбәр иткән иде инде.

 


Фикер өстәү