Россиядә коронавирустан тагын бер дару теркәлгән

“Миробивир” препаратын “Фармасинтез” компаниясе җитештерәчәк.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы 4 майда коронавирустан яңа препарат – “Миробивир” даруын теркәгән.

Аны “Фармасинтез” компаниясе җитештерәчәк. “Миробивир” пленка тышча белән капланган сәдәфләр рәвешендә эшләп чыгарылачак. Яраклылык вакыты – 2 елга кадәр.
Препарат зурларны җиңелчә һәм уртача авырлыктагы коронавирустан дәвалау өчен билгеләнгән.


Фикер өстәү