Варикоз гына димә: тромб үпкә артериясен капласа, кеше мизгел эчендә вафат булырга мөмкин

Варикоз турында күпләр белә, үзләре үк шуны кичерүчеләр дә байтак. Тик менә дәваланырга атлыгып торучылар гына әллә ни күп түгел. Табиблар варикозлы кешеләрнең чиргә каршы көрәшүне сузуларына борчыла. Чыннан да, варикозның тромб китереп чыгару ихтималын күпләр уйлап та карамый. Чирдән нәкъ менә хәзер бик отышлы гына бәядән котылырга мөмкин: Казанның Достоевский урамындагы «Варикоза нет» клиникасы акция үткәрә.

Варикоз башланган икән, алга таба ул, һичшиксез, көчәячәк. Киңәйгән кан тамырларында кан йөреше акрыная. Кан анда озак вакыт тик торганнан соң, оешып, тромбка әйләнергә мөмкин. Ә тромбның, кан тамыры стенасыннан кубып, үпкәдәге кан тамырларына «очу» куркынычы зур. Күпчелек очракларда үлемгә китерә бу. Тромб үпкә артериясен капласа, кеше санаулы мизгелләр эчендә вафат була. Достоевский урамындагы «Варикоза нет» белгечләре әйтүенчә, кан тамырларында тромб табылу сәбәпле, сырхауларны шундук «ашыгыч ярдәм» машинасына утыртып, хастаханәгә алып китү очраклары бик еш булып тора.

Галимнәр ачыклаганча, тромбоз коронавирусның авыр формасын кичерүчеләрдә еш барлыкка килә. Организм тромбозга бирешүчән икән, COVID-19 инфекциясенең бу проблеманы тагын да көчәйтеп җибәрү ихтималы гаять зур.

Якынча исәп-хисапларга караганда, Җир шарында елына дистә миллионнан артык кеше тромб өзелүдән һәлак була. Тромбоэмболия рак һәм СПИД авыруларына (икесен бергә алгандагыга) караганда да күбрәк кешенең гомерен өзә. Шуңа күрә табиблар организмны тикшерүне озын-озакка сузмаска киңәш итә. Беренче билге – кан тамырының бүртеп чыгуы шундук сагайтырга тиеш. Флебологка күренү өчен моннан да зуррак сәбәп юк.

Яз – варикоздан котылу өчен менә дигән чор! Бакча сезоны башлануга, җәйге эссе көннәргә кадәр вакыт бар әле. Варикозны елның теләсә кайсы вакытында дәваларга мөмкин анысы, шулай да табиблар операцияне язын – чир «йоклаганда» ясатырга киңәш итә. Бу вакытта кан тамырлары тыныч халәттә булганлыктан, операциядән соң организмны тергезү җиңелрәк булачак. Шул рәвешле эссе вакытта хатын-кызларга – күлмәк, ир-атларга шорты киеп йөрүгә берни комачауламаячак.

Варикозны дәвалау өчен төрле ысуллар, әйтик, лазер белән дәвалау, склеротерапия яки минифлебэктомия ысуллары кулланыла. Бу процедураларның барысы да күп дигәндә ике сәгатькә сузылып, зур ярасыз, наркозсыз эшләнелә. Сырхау шул ук көнне җәяү генә өенә кайтып китә ала. Операциядән соң компрессион оек кияргә кирәк, әмма язын моның бернинди дә авырлыгы юк. Сүз уңаеннан, шуны да әйтеп үтик: Достоевский урамындагы «Варикоза нет» клиникасында компрессион оек операциядән соң бушлай бирелә. Шулай ук анализлар бирү дә, кабат ике тапкыр кабул итү дә – бушлай! Клиника башка шәһәрләрдән килүчеләргә кунакханәдә бер тәүлек яшәү (икенче көнне дәвалаучы табибка күренү өчен) бәясен түли. Моннан тыш, язын озаклап һавада йөрү дә бик файдалы. Ә операциядән соң нәкъ менә шул киңәш ителә.

Достоевский урамындагы «Варикоза нет» клиникасы – варикозны дәвалау өлкәсендә иң яхшы клиникаларның берсе. Россиянең төрле төбәкләрендә эшләп килүче 30дан артыграк медицина клиникасыннан торучы федераль челтәргә керә ул. Клиникада кан тамырлары хирургиясе, флебология һәм УЗИ-диагностика өлкә­сендә махсуслашкан чын мәгънәсендә үз эшенең осталары хезмәт куя. Табибларның һәммәсе варикозны заманча җиһаз ярдәмендә лазер белән дәвалау алымын бик яхшы белә.

Дәвалануны менә хәзер башлап җибәрсәгез, җәйгә кан тамырлары чыгу проблемасын бөтенләйгә онытачаксыз!

Тискәре йогынтысы булу ихтимал. табиб белән киңәшү сорала.

Фото: medyunion.ru


Фикер өстәү