Флеболог Сәйфетдин Хиҗриев: «Варикоздан хирургия ысулы белән генә котылып була»

Варикоз – бүген иң еш очрый торган чирләрнең берсе. Белгечләр чаң суга: соңгы елларда ул яшәргәннән-яшәрә. Бүген хәтта 30 яше тулмаганнар арасында да кан тамырларының киңәюе күзәтелә башлаган. Аннан ничек сакланырга? Варикоз вакытында нәсрәләр эшләргә ярамый?

 7 нче номерлы шәһәр хастаханәсенең йөрәк-кан тамырлары хирургиясе табиб-флебологы Сәйфетдин Хиҗриев шулар хакында сөйләде.

– Варикоз – гади генә әйткәндә, кан тамырлары киңәю ул. Андый чакта кан тамырлары зәгыйфьләнә, кан әйләнеше бозыла. Әлеге авыру еш кына нәселдән күчә. Ул көн дәвамында утырып эшләү, хәрәкәт җитмәү яки, киресенчә, көн дәвамында аягөсте басып эшләү аркасында да пәйда була ала. Шуңа күрә офиста эшләүчеләр, машина йөртүчеләр, кассирлар, официант, хирурглар арасында варикоз аеруча еш очрый.

– Йөкле хатын-кызлар арасында да еш очрый торган күренеш бу. Булачак әниләрдә 3–4 тапкыр күбрәк тә күзәтелә әле ул. Ник дигәндә, йөкле хатын-кызның аналыгы зурайганнан-зураеп, янбаштагы кан тамырларына баса башлый. Бу исә аякларга кан килүне кыенлаштыра. Йөкле чакта хатын-кыз организмында барган гормональ үзгәрешләр хәлне тагын да катлауландыра. Шуңа күрә бәби көткән хатын-кызлар сәламәтлегенә аеруча игътибарлы булырга тиеш.

– Варикоз аяклар шешү аркасында да барлыкка килергә мөмкин. Моның сәбәпләре төрле була. Кан тамырларындагы басым артса, кан тамыры җәрәхәтләнсә, ялкынсыну башланса, инфекция эләгү, кандагы аксым күләме кимесә дә аяк шешәргә мөмкин.

– Без, варикоз аякта гына була, дип уйларга гадәтләнгән. Чынлыкта, варикоз тәннең күп кенә башка өлешләрендә дә була ала. Башка әгъзаларда ул көчле авырудан соң өзлегү дә булырга мөмкин.

– Бу авырудан бары тик хирургия ысулы белән генә дәваланып була. Дарулар авыртуны вакытлыча басып кына тора. Әгәр вакытында дәваламасаң, аякларда тромб пәйда булырга мөмкин.

– Кайберәүләр кан тамырлары киңәюне сөлек салдырып җиңмәкче була. Әмма бу – зур хата. Ник дигәндә, варикоз вакытында кан тамырлары үзгәрә. Шул сәбәпле кан китү куркынычы да арта.

Кан тамырларын саклау

– Аяктагы уңайсызлыклар, көзән җыеру, шешенүләр – кан тамыры киңәюнең беренче билгеләре. Әлеге билгеләрнең берсе булса күренсә дә, кичекмәстән табибка күренергә кирәк. Үз белдегең белән дәвалану куркыныч.

– Кан тамырлары киңәйгәндә мунчада чабынырга, парланырга ярамый. Спорт белән шөгыльләнгәндә дә көч китермәгез.

– Озак вакыт аягүрә эшләүчеләргә компрессион трикотаж кияргә киңәш ителә.

– Йоклаганда аякларыгызны 20–30 градуска күтәреп ятуны гадәткә кертегез. Эштә берничә сәгать эчендә арыйсыз икән, бераз ятып яки 10–15 минутка булса да аякларны өскә күтәреп торырга тырышыгыз.

– Варикозны кисәтим дисәң, гәүдә авырлыгын да контрольдә тотарга кирәк. Ашаган ризыгыгыз клетчаткага (яшелчә, җиләк-җимеш, кузаклылар һ.б., ярмаларга, майсыз ит ризыкларына бай булсын. Яңа пешкән камыр ризыклары, шикәр, артык тозлы әйберләр организмдагы суны тоткарлый. Нәтиҗәдә, кеше шешенергә мөмкин. Бу исә варикоз килеп чыгу ихтималын арттыра.

Варикоз вакытында гимнастика

Кан тамырлары киңәйгәндә махсус күнегүләр дә ярдәмгә килә. Алар чалкан яткан килеш, аякларны өскә күтәреп ясала. Һәр күнегүдән соң, аякларыгызны төшереп, ял итеп алыгыз. Күнегүне ничә тапкыр кабатлау үзегездән тора.

  1. Аяк табаннарын сәгать теле уңаена һәм сәгать теленә каршы юнәлештә әйләндерергә.
  2. Аякларны тубыктан бөгәргә һәм турайтырга.
  3. Тез буыннарын бөгеп, аякларны сәгать теле уңаена һәм сәгать теленә каршы юнәлештә әйләндергәләргә.
  4. Тез һәм оча-бот буыннарын бөгәргә һәм турайтырга.
  5. Аякларны туры тотып күтәрергә һәм төшерергә.
  6. Велосипедта йөрү хәрәкәтләре ясарга.

Халык медицинасы киңәшләре

Каен бөресе. Ярты литрлы банканың өчтән бер өлешенә яңа гына бүрткән каен бөреләре җыеп тутырыгыз. Өстенә спирт яисә аракы салып, ун көн тотыгыз. Шуны көн дә аякка сөртеп, 10–15 минут ятып торыгыз. Моны торып китәр алдыннан кабатлагыз.

Помидор. Пешкән помидорны кисәкләп турагыз да киңәйгән аяк тамырларына каплап, чеметтерә башлаганчы тотыгыз. Помидорларны алгач, аякларны салкын су белән чайкатырга онытмагыз. Дәвалануны тамыр зәңгәрлеге беткәнче дәвам иттерергә кирәк.

Әрем. Бер уч төелгән әрем яфрагы белән орлыгын ярты литр оеган сөткә салып болгатыгыз. Шул боламыкны 3–4 кат марлядан ясалган салфеткага сылап, аякның киңәйгән тамырларына каплагыз. Өстенә полиэтилен ябыгыз да, аякны кечкенә мендәргә сузып куеп, ярты сәгать утырыгыз.

 


Фикер өстәү