Мунча яратучыларга грипптан куркасы юк?!

Мунча яратучыларга грипптан куркасы юк! Британия галимнәре шулай ди. Алар уздырган тикшеренү нәтиҗәләренә ышансаң, мунча яратучылар арасында гриппка бирешүчеләр саны дүрт тапкыр азрак икән.

Казан дәүләт медицина академиясенең госпиталь һәм хастаханә тера­пия­се кафедрасы доценты, медицина фәннәре кандидаты Регина Ахунова сүзләренә караганда, мунча грипптан тыш та күп кенә башка авыруларны булдырмас­ка ярдәм итә. «Мунчада чакта кешенең тән температурасы 38 – 40 °С ка кадәр күтәрелә. Мондый шартларда күп кенә авырулар башлангычы булган вирус һәм бактерияләр юкка чыга. Моннан тыш мунча иммунитетны да ныгыта. Шуңа күрә мунча керергә яраткан кеше чиргә, шул исәптән гриппка да сирәг­рәк бирешә», – ди белгеч.

:: Регина Ринатовна, мунча керү тагын нәрсәсе белән файдалы?

– Мунчаның файдасы әйтеп бетергесез. Анда чакта сәламәтлегебез ныгый, яңара, чыныга. Әйткәнемчә, мунча иммунитетны ныгыта, арыганлыкны бетерә, тынычландыра. Кешенең психик халәтен яхшыртуы, күп кенә авыруларны кисәтүе, яхшы кәеф чыганагы булуы белән дә файдалы ул. Мунчада бик нык тирләү аркасында организм­дагы артык тоз һәм су бүленеп чыга. Тән тиресе йомшара, үлгән күзәнәкләрдән арынып, иркен сулый башлый. Югары һәм түбән температураларның чиратлашуы аркасында кан тамырларының сыгылмалылыгы арта, алар киңәя. Нәтиҗәдә, кан әйләнеше дә яхшыра. Даими рәвештә мунча кергән кешенең йөрәк-кан тамыры сис­темасы ныгый, миокард инфаркты килеп чыгу ихтималы кими. Кыскасы, мунчада чакта организмның бик күп үзлекләре активлаша. Бу исә баш миендәге кан әйләнешен, хәтерне дә яхшырта. Моннан тыш мун­ча тынычландыра, стресска бирешергә дә ирек бирми.

:: Мунча керү кемнәргә файдалы? Ә кемнәр мунча керүдән тыелып торса яхшырак?

– Физик эштә хезмәт куйган, аз хәрәкәтләнгән кешеләргә, спортчыларга, һичшиксез, мунча керергә кирәк. Мунча буыннарны йомшарта, физик эш яки күнегүләр аркасында пәйда булган тән сызлау, авыртуны юкка чыгара. Пар һәм җылылык йогынтысында йөрәк тибеше ешая. Температурасы күтәрелгән, эпилепсия, ишемия, яман шеш, бронхиаль астмадан интеккән, кан басымы югары булган, инсульт кичергән кешеләргә мунча керергә ярамый. Андыйларга мунчада чабыну да тыела. Тәне җәрәхәтләнгән, гемоглобины түбән булган кешеләр дә чабынудан тыелып торса хәерле. Йөкле ханымнар мунчага табиб белән киңәшләш­кәннән соң гына тыныч күңел белән керә ала. Йөклелекнең башлангыч чорында кайнар мунча керү аеруча куркыныч. Эссе пар йогынтысында бала төшәргә мөмкин.

Төрле хроник авырулары булганнар да мунчага табиб белән киңәшләшкәннән соң гына барырга тиеш. 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне, кечкенә балаларны да кайнар мунчага кертү киңәш ителми. Соңгысы турында бәхәсләр әле дә булса куера. Педиатрларның бер төркеме балаларны өч айлык чагыннан ук мунча кертергә киңәш итсә, белгечләрнең икенче төркеме сабыйны – 7-8 айдан, өченчеләре бөтенләй өч яше тулгач кына мунчада юындыру яклы. Шуңа күрә табибыгыз белән киңәшләшергә онытмагыз.

:: Мунча керүгә вакыт ягыннан чикләүләр бармы?

– Мунчада 2,5-3 сәгатьтән дә озаграк торыр­га ярамый. Сау-сәламәт кешегә атнасына, күп дигәндә, дүрт тапкыр мунча керергә рөхсәт ителә. Алда телгә алынган чирләре булган кешеләргә, мунчага яңа гына йөри башлаучыларга анда атнага бер тапкыр юыну да җитеп тора. Бер керүдә 10 – 15 минуттан да озаграк парланып утырырга ярамый. Аны ял итү белән чиратлаштырып, 3 – 5 тапкыр кабатларга мөмкин. Бер утыруда ярты сәгатьтән дә артыграк парлану органимзга зур зыян салырга мөмкин. Парланып чыккач, салкынча су белән коенып алырга кирәк. Ник дигәндә, парланганда тир белән бүленеп чыккан матдәләр, тиз арада юып төшермәсәң, кибенә башлагач, тәнгә кабат сеңәргә мөмкин. Салкын су белән коенгач, артыннан ук җылымса су белән чайканып, тагын бер кат парланыр алдыннан 15 – 20 минут ял итеп алырга кирәк. Бер стакан су эчү дә комачауламас.

:: Су эчү димәктән, мунчада тагын нинди эчемлекләр эчәргә ярый? Бу сорауның җавабы ир-ат халкына аеруча файдалы булыр.

– Тир белән бүленеп чыккан судан соң калган бушлыкны тутыру өчен, мунчада, һичшиксез, су эчәргә кирәк. Әмма салкын су сусауны басмый, аннан соң гел эчәсе генә килеп тора. Шул рәвешле организмга ике­ләтә авырга туры килә. Шуңа күрә мунчада кишер, чөгендер соклары, куас, үлән чәйләре, кипкән җимешләрдән компот, морс һәм лимонад эчәргә киңәш ителә. Артык кайнар да, артык салкын да булмаска тиеш. Аларны аз-азлап эчәргә кирәк. Мунчада кара чәй, каһвә һәм исерткеч эчемлекләр эчәргә ярамый.

:: Мунчага ач карынга керсәң яхшырак кебек.

– Мунчага ач карынга керү киңәш ителми. Ашаганнан соң 1,5-2 сәгатьтән соң керүдән дә яхшысы юк. Мунча керер алдыннан җиңелчә ризык ашарга киңәш ителә. Мул табыннарда сыйланганнан соң да мунча керергә ярамый. Эсседә ашказаны, эчәклекләр авыр эшли. Мунчада чакта канның төп өлеше тән тиресенең өске катламына килгәнлектән, ашкайнату органнарында кан әйләнеше начарлана. Нәтиҗәдә, ризык эшкәртү, үзләштерү авырлаша. Андый чакта мунча керүнең файдасы да әллә ни сизелми.

:: Тагын нинди хаталар күзәтелә?

– Кайберәүләр мунчаны кәеф-сафа кору урыны итеп кабул итә. Юынырга кергән җирдән сыра, алкогольле эчемлекләр кулланучылар бар. Исерткеч эчемлекләр аркасында кан тамырлары тагын да киңәя. Бу исә – йөрәккә икеләтә авырлык килә дигән сүз. Киңәшкә колак салмаучыларда аритмия дә күзәтелергә мөмкин. Мунчада башка эссе сукмасын өчен, һәрчак башлыктан утырырга кирәк. Утырып парланырга да ярамый. Болай эшләгәндә, тәннең өске өлеше аякларга караганда ныграк җылыначак. Шулай итеп, йөрәккә икеләтә авырлык килә. Шуңа күрә мунчада ятып парланырга кирәк. Ул чакта гәүдә дә тигез җылына, буыннар да ял итә. Мунчада чыныкмаган килеш яки йөрәк авыртулы була торып, салкын су белән коенучылар да очрый. Болай эшләргә ярамый! Әйткәнемчә, эссе мунчада кан тамырлары киңәя. Салкын су койгач, алар, киресенчә, кысыла. Шул рәвешле кан үзеннән-үзе башка йөгерә. Нәтиҗәдә, баш авырта башлый.

:: Бер рәхәтнең – мең михнәте дигәндәй, кайчак мунчада сау-сәламәт кеше дә үзен начар хис итә башларга мөмкин. Андый чакта нәрсә эшләргә?

– Әгәр парланганнан соң аякка баскач, кешенең башы әйләнеп китсә, җайлап кына салкын бүлмәгә чыгарга кирәк. Андый чакта башны аска игән халәттә 5 минут утырып торырга киңәш ителә. Гадәттә кеше кан басымы төшкәндә шулай кәефсезләнә. Баш авыртса, температура күтәрелсә, баш әйләнсә, күңел болганса, эссе капкан дигән сүз. Андый чакта кешене эскәмиягә яткырып, башына салкын суга манылган чүпрәк куеп торырга кирәк. Аңсызланган кешенең өстенә су сибәргә ярамый! Суның сулыш юлларына эләгүе бар. Андый чакта кичекмәстән табиб чакыртырга кирәк. Мунчада сөрем исеннән агуланудан да хәтәррәк нәрсә юк. Бу күренешне ис тию дип атыйбыз. Андый газның исе дә, төсе дә, тәме дә юк. Шуңа күрә аның белән агулануыңны сизми дә каласың. Һавадагы сөрем күләме 0,08 процент чамасы булганда, кешенең башы авырта, буыла башлый. Аның күләме 0,32 процентка җиткәндә, кешенең гәүдәсе параличланып, аңын җуеп егылырга мөмкин. Ярты сәгать эчендә тиешле ярдәм күрсәтелмәсә, кешенең үлеп китүе дә бар. Һавадагы сөрем күләме 1,2 проценттан артып китсә, кеше бер-ике тапкыр сулыш алуга ук аңсызланып егыла, шуннан соң өч минут эчендә үлеп тә китәргә мөмкин.

Ис тигән кешегә ничек ярдәм итәргә?

  • иң элек һавага алып чыгып, мунчаны җилләтергә кирәк. Зыян күрүчене коткарганда үзегезгә дә зыян килмәсен өчен, марля яки кулъяулык аша сулагыз;
  • саф һавага алып чыккач, ис тигән кешене аякларын бераз өскә күтәртеп яткырырга кирәк;
  • кеше аңында булса, организмдагы агулы матдәне юдыру өчен, аңа мөмкин кадәр күбрәк сыеклык эчерергә кирәк. Бу очракта чәй белән каһвәдән дә яхшысы юк. Соңгысының составындагы кофеин кан әйләнешен яхшырта;
  • кеше үз аңында булмаса, аны косканда тончыкмаслык һәм теле артка китмәслек итеп яткырырга тырышыгыз. Аннары аны, нашатырь спирты иснәтеп, аңына китерергә, чигәләрен уарга кирәк. Агуланучының күкрәгенә салкын суга манылган чүпрәк куеп торсаң да, кан әйләнеше яхшырачак;
  • кеше суламаса, кичекмәстән беренче ярдәм күрсәтергә кирәк;
  • «ашыгыч ярдәм» чакыртыгыз. Мондый мөмкинлек булмаса, кешенең хәле бераз уңайлануга, аны хас­таханәгә үзегез алып барыгыз.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү