Бик тәмле итеп бәлеш пешерү ЫСУЛЫ

Кадрия Ишмурзина бәлеш пешерү ысулы белән бүлеште.

Камыр өчен:
100 мл җылымса сөт;
100 г атланмай;
1 йомырка;
1 чәй кашыгы коры чүпрә;
1 чәй кашыгы шикәр комы;
тоз, он.

Эчлек өчен:
150 г корт;
250 г дөге;
150 г йөзем,

4 данә караҗимеш;
4 данә өрек;
3 аш кашыгы шикәр комы;
150 – 200 г сыер мае.

Камыр басып, 30 минутка «ял итәргә» куябыз. Җимешләрне юып, урталай кисәсе. Дөгене тозлы суда бүрттереп, җылы суда чайкап, саркытасы. Камырны табага җәеп салгач, бер кат дөге, корт, караҗимеш белән өрекне тезеп чыгабыз, өстенә йөзем сибәбез. Соңгы кат итеп телемләп атланмай тезәбез, өстенә шикәр комы сибәбез һәм 160 градуслы духовкада пешерәбез. Өстәлгә биргәндә капкачын ачып, эреткән атланмай салып болгатабыз.


Фикер өстәү