7 меңнән артык татарстанлы үзизоляция режимын бозган. Бу хакта COVID-19 яңа коронавирус инфекциясе белән көрәш буенча республика оператив штабында хәбәр иттеләр
Татарстанда үзизоляция режимы кертелгәннән бирле миллионнан артык кеше тикшерү узган, шуларның 7 350енә административ беркетмәләр төзелгән.
Миллионнан артык машина тикшерелгән, 31 392 транспорт чарасын республикага кертмәгәннәр.
«Обращение фальсифицированных, недоброкачественных и незарегистрированных лекарственных средств, медицинских изделий» маддәсе буенча 11 һәм «Подделка, изготовление или оборот поддельных документов, государственных наград, штампов, печатей или бланков» маддәсе буенча 7 эш кузгатылган.