Белгеч: Татарстанда май аенда Covid-19 йоктыручылар саны 6 мең кешедән артырга мөмкин

Covid-19 яңа коронавирус инфекциясе таралуга юл куймас өчен, вирус таралуны профилактикалау чараларын үтәүне дәвам итәргә кирәк. InnoSTage компанияләр төркеменең бизнес-хәл итү юнәлеше җитәкчесе Фёдор Селезнев фикеренчә, авыруны йоктыручылар саны 6 меңнән артырга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ»га Фёдор Селезнев сөйләде.

«Кертелгән чараларның нәтиҗәлелеген факторлы анализлау нигезендә Covid-19 таралуның математик модельләре формалаштырылган. Профилактик чараларны үтәү шартларында, 2020 елның 17 апреленә йоктыру буенча фаразлар чагыштырмача уңай. Фараз нигезендә, вирус таралуның иң югары ноктасы май уртасына туры киләчәк, ул вакытта 6 811 кеше авыру авырырга мөмкин. Бу Татарстанның сәламәтлек саклау системасын артык йөкләмәү һәм үлем очракларын минималь дәрәҗәдә итү мөмкинлеге бирәчәк», — дип хәбәр итте белгеч.

Аның сүзләренчә, коронавируска каршы көрәшнең иң нәтиҗәле ысулы булып социаль дистанция тора. Ул йоктыру ихтималын киметергә, фаразлана торган иң югары ноктаны тигезләү мөмкинлеге бирә. Медицина оешмаларына авыр хәлдәге авыруларга нәтиҗәле ярдәм күрсәтү һәм тискәре нәтиҗәләрне минимальләштерү өчен ресурслар җитәчәк.

«Агымдагы этапта кабул ителгән чараларны йомшартмаска кирәк. Киресенчә булган очракта ирешелгән нәтиҗәләр төшәчәк, коронавирус таралу дәвам итәчәк һәм тоталь карантин кертү кебек экстремаль реакция таләп ителәчәк», — диде Фёдор Селезнев.


Фикер өстәү