Су буена йорт салырга рөхсәт булмаячак

Татарстанда табигать тыюлыклары янәшәсендә йортлар салу тыелачак. Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты яр буйларында йортлар төзелмәсен өчен 73 махсус саклана торган су зоналары төзергә җыена. Бу хакта Татарстан Рәисенә дә җиткерелгән.

– Сулыкларга якын итеп йортлар салу андагы тереклек өчен дә зыянлы. Кешеләр аларны куркыта. Елга-күлләрнең кибү, кимүе дә күзәтелергә мөмкин, – диде ул.
Федор Батков Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларындагы су кимү проблемасына да тукталды.
– Су кимү биологик ресурсларга да зур зыян сала. Бу проблеманы фән белгечләре белән берлектә, федераль программалар ярдәме белән хәл итәргә кирәк, – диде ул.


Фикер өстәү