Татарстанда юлларда җәнлекләр тапталу очраклары арткан

Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты мәгълхматларына караганда, узган ел 2022 ел белән чагыштырганда юлларда кыргый хайваннар тапталу очраклары 30 процентка арткан. Комитет рәисе Федор Батков әйтүенчә, бу кыргый хайваннарның саны артуга бәйле. Узган ел хайваннар белән булган фаҗигада бер кешенең гомере өзелгән, 113 кеше зыян күргән.

М12 юлында кыргый хайваннар өчен махсус юл кичүләре дә ясалган. Әмма моңа карап кына проблема кимеми.
– Без башка төбәкләрнең тәҗрибәсен өйрәндек. Юлларга тавыш белән куркыта торган җиһазлар куярга дип уйладык. Әлегә аны сынап карыйбыз. Әгәр ул нәтиҗәле икәнен күрсәтсә, аны кулланырбыз дип торам,– ди Федор Батков.


Фикер өстәү