Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанның Ташкент өлкәсе хакиме Зоир Мирзаев белән очрашкан

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанның Ташкент өлкәсе хакиме Зоир Мирзаев белән очрашкан. Очрашу “ИННОПРОМ. Үзәк Азия” мәйданчыгында узган.

Чарада хезмәттәшлекнең төрле юнәлешләре буенча сөйләшү булган. Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Үзбәкстан белән үзара хезмәттәшлегенең дистәләрчә еллар буе дәвам итүен искәртеп узган. Ике ил президентының үзара яхшы мөнәсәбәттә булуы төбәкләр өчен зур мөмкинлекләр ача, дигән ул.
“Соңгы вакытларда Үзбәкстандагы партнерларыбыз белән бигрәк тә актив төстә хезмәттәшлек итәбез. Казан һәм Ташкент – тугандаш шәһәрләр. “Чирчик” химия-индустриаль паркы иң уңышлы уртак проектларыбызның берсе булып тора”, – дип билгеләп үткән Рөстәм Миңнеханов.


Фикер өстәү