Россия Президенты Владимир Путинның сәламәтлеге һәм эшкә сәләтенә көнләшергә генә кала. Аның беркайчан да үзе урынына эшли торган “двойник”лары булмады, бункерда да беркайчан ятканы юк. Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков “Белем” марафоны барышында шулай дип билгеләп үткән. Бу хакта ТАСС яза.
“Путин бункерда утырган бер мәлдә, “двойник”лары аның урынына барысын да эшли, дигәнрәк сүзләрне ишеткәнегез бардыр. Ялган бу. Президентыбызның нинди икәнен үзегез үк күреп торасыз. Элегрәк ничек чиктән тыш актив булса, хәзер дә шулай. Без – янәшәсендә эшләүчеләр, артыннан көчкә өлгерәбез. Аның көч-энергиясеннән көнләшергә, үзеңә дә шундый сәламәтлек теләргә генә кала”, -– дип белдергән Песков.
Аның искәртеп үтүенчә, халык телендә бункер дип Хөкүмәтнең координация-анализ үзәге йөртелә. Көнбатыш ялган сөйли”, – дип йомгак ясаган сүзенә Россия Президенты матбугат секретаре.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat