Жырчы Алсу Фазлыева нәни кызы белән фильмда төшкән

Жырчы Алсу Фазлыева кызы Зифа белән фильмда төшкән. Бу хакта җырчы социаль челтәрдә хәбәр итте.

«Бер серебез чишелде!   Зифага 4 ай булганда, без аның белән фильмда төшкән идек. «Галерея Хазина. Баки Урманче» фильмында мин – Бакый Урманченың тормыш иптәшен, ә Зифа аның баласын уйнады.   Фильмның режиссеры Розалия ханым мине телевизордан күргән һәм шунда ук әлеге рольгә нәкъ минем туры киләчәгемне аңлаган. Күрәсең, ялгышмаган да, чөнки премьерадан соң минем янга күпләр килеп: «Сара ханымны сез белә идегезме? Сезнең буй-сыннарыгыз, кыяфәтләрегез гел аныкы бит», – диделәр.   Премьера Халыкара мөселман киносы кысаларында узды. Минем өчен, минем карьера өчен бу – зур бер адым булып тора. Зифа өчен дә, миңа калса, истәлекле вакыйга. Әле ул бернәрсә дә аңламый, әмма үскәч, ул моның хакта горурланып сөйләячәк.   Рәхмәт фильмны тормышка ашыруда катнашкан барлык командага.   Хөрмәтле тамашачыларыбыз, фильмны сез дә тиздән күрерсез, комментарийларыгызны көтеп калам», – дигән Алсу Фазлыева.


Фикер өстәү