Татарстан азык-төлек белән үзен-үзе тулысынча тәэмин итә

Республика иң кирәкле азык-төлек белән тәэмин ителгән. Татарстан Премьер-министры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров, быелгы уракка йомгак ясап, шулай дип белдерде.

Аның әйтүенчә, Татарстанда 3,9 миллион чамасы кеше (тәгаенләп әйткәндә – 3 886 395) яши. Аларны азык-төлек белән тәэмин итү өчен кимендә 350 мең тонна бәрәңге, 78 мең тонна кыяр-помидор, 268 мең тонна ит, 100 мең тонна шикәр комы, 46,7 мең тонна үсемлек мае, 1,3 миллион литр сөт, 1 миллион йомырка җитештерергә кирәк.

“2021 елгы йомгакларга караганда, хәтта шушы корылык елында да әлеге продуктлар белән тәэмин ителеш 108 проценттан 195 процентка җитте. Быел җитештерү күләмнәре кимемәде. Социаль әһәмиятле азык-төлек продуктлары белән үзебезне тулысынча тәэмин итүебезне ышандырып әйтә алам”, – диде министр.


Фикер өстәү