Чаллыда җимерек хәлдәге пионер лагерен тугыз миллион сумга саталар

Чаллыда, шәһәрдән алты чакрым ераклыкта – Подборное күле буенда урнашкан “Түбән Кама” паркындагы “Золотая горка” пионер лагерен тугыз миллион сумга саталар. Бу хакта “Челнинские известия” яза.

Объектның мәйданы 88 мең квадрат метр тәшкил итә. Аның территориясендә, кирпечтән төзелгән ике бинаны кертеп, 14 корылма урнашкан. Биредәге җир махсус сакланылышлы территорияләр һәм объектлар категориясенә керә. Сатучысы – ЗМЗ индустриаль паркы.
Лагерь 70нче еллардан бирле эшләп килгән. 80нче еллар азагында биредә һәр сменада 600гә якын кеше ял иткән.

90нчы елларда ике катлы бер корпусын һәм ашханәсен дәүләтнеке булмаган тәүге гимназияләрнең берсе – “Золотая горка” алган. Соңыннан ул аннан киткән. 2000нче еллар башында лагерьның бер өлеше, Чаллы педагогия институты карамагына күчеп, студентлар лагерена әйләнгән.


Фикер өстәү