175нче гимназия директоры Әминә Вәлиева җинаять эше белән танышуын төгәлләгән

Казанның 175нче гимназиясе директоры Әминә Вәлиева җинаять эше белән танышуын төгәлләгән. Директорның адвокаты Руслан Нагиев “БИЗНЕС Online” газетасы хәбәрчесенә шулай дип белдергән.

Адвокат әйтүенчә, алар инде узган атнада җинаять эшенең барлык томнары белән танышуны төгәлләгән. Озакламый эш Россия Генераль прокуратурасына җибәреләчәк. Анда йә директорны гаепләү бәяләмәсе расланачак, яки эш тикшереп җиткерүгә җибәреләчәк, яисә туктатылачак.

Шул ук вакытта, Нагиев сүзләренә караганда, җинаять эшен туктату турында үтенечнамә тапшырылган. Аның буенча карар кабул ителмәгән әле.

Әминә Вәлиева Җинаять кодексының 293 статьясы (“Эшкә салкын карау”) буенча гаепләнелә. Бу статья 7 елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота.

Исегезгә төшерәбез: 2021 елның 11 маенда 19 яшьлек Илназ Галәвиев Казанның 175нче гимназиясендә атыш оештырды. Фаҗигадә 7 укучы һәм ике укытучы һәлак булды, тагын 24 кеше җәрәхәтләнде яки имгәнде. Килеп туган хәлдә, мәктәп директоры Әминә Вәлиевадан тыш, мәктәптә керү-чыгу системасы һәм хәтәр турында хәбәр бирүгә җаваплы Сергей Иванов, Марат Җиһаншин гаепләнелә.


175нче гимназия директоры Әминә Вәлиева җинаять эше белән танышуын төгәлләгән” язмасына фикерләр

Фикер өстәү