29 март көне тарихта ниләр белән истә калды?

Хәрби юрист көне

2006 елның 31 маенда Россия Президенты указы белән гамәлгә куела. Дата очраклы рәвештә генә сайланмый. 1836 елда бу көнне Николай I тарафыннан Хәрби министрлык оештырыла. Анда беренче тапкыр юридик консультант вазыйфасы тәгаенләнә.

Россия Хезмәт Герое

9 ел элек (2013) Россия Президенты «Россия Федерациясе Хезмәт Герое исемен гамәлгә кую турында» гы указга кул куя. Герой исеме беренче тапкыр 2013 елның 1 маенда бирелә. Татарстанда бер Россия Хезмәт Герое бар: ул – республикабызның беренче Президенты Минтимер Шәймиев.

 132 ел элек (1891) Россия императоры Александр III Бөек Себер юлы (хәзерге Транссебер тимер юлы) төзү турында указга кул куя

Бу адым илдә логистиканы сизелерлек яхшырта, чөнки илнең бер өлешеннән икенчесенә йөкне китерү берничә ай вакытны ала. Императорның улы Николай юллар министры урынын ала һәм дөньяда иң озын магистраль нигезенә таш сала. Ул үтә алмаслык авыр урыннардан – елгалар, күлләр, таулар һәм тайга аша уза. Төзелеш 1916 елда тәмамлана, тимер юлның озынлыгы 9288,2 км тәшкил итә.

129 ел элек (1894) Казанда йортларның яңа нумерациясе турында карар чыга

Шәһәрдә карар кабул ителү белән сул якта төзелмәләрнең төгәл саннарын билгеләп үтә башладылар, ә уңына – җөп саннар.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 

 

 


Фикер өстәү