Казан мәктәбендә атыш оештырган егет турында яңа мәгълъматлар билгеле булды

Казанның 175нче гимназиясенә һөҗүм иткән вәхшигә карата җинаять эшен тикшерү дәвам итә. Тикшерү барышында аның турында яңа фактлар пәйда булган.

Илназ Галәвиев дуслары белән оештырылган чатта урам этләренә нәфрәтен белдереп язган. Аларны ул бөтен ил күләмендә дистәләрчә меңләп үтерергә чакырган, дип хәбәр итә “Рамблер.Ньюс”.
– Борчалы сукбайларны бөтен ил буенча рәхимсез төстә дистәләрчә меңләп атып үтермичә торып, ә бу тере үләксәләр өчен җаваплы чинушларны эшкә салкын караулары өчен меңәрләп утыртмыйча торып, берни үзгәрмәячәк, – дип язган ул.

Исегезгә төшерәбез: 175 нче гимназиядә балалар һәм укытучыларның канын койган 19 яшьлек Илназ Галәвиевкә менингиома (баш миендә шеш барлыкка килүне аңлата) диагнозы куелган. Шеш, мидәге башка участокларны кысып, кан әйләнешенә зыян сала. Шул сәбәпле чир вакыт-вакыт акыл томалануны китереп чыгарырга мөмкин. Аңа Мәскәүнең Сербский исемендәге үзәгендә экспертиза ясау билгеләнгән. Экспертиза вәхшинең үз акылындамы-түгелме икәнен күрсәтергә тиеш.


Фикер өстәү