Лилия Хәмитова белән Винарис Ильегеткә: «50 ел көткәнне тагын бер 50 ел көтәрсең дисеңме?»

Винарис Ильегет белән Лилия Хәмитова ЗАГСка гариза бирү мизгелләрен кызыклы итеп видеога төшергәннәр. Бу видео белән Татар-информ уртаклаша.

Кияү кәләштән: «Хәмитова, син әзерме?» – дип сорый.

– Мин әзер, син тагын бер уйлап кара әле, – дип шаярып җавап бирә Лилия.

– Әле иртә түгел. Ярты ел көтә алам әле.

– Мин точно әзер. Син 50 ел көткәнне тагын бер 50 ел көтәрсең дисеңме? Мин алай булдыра алмыйм.

– Әйдә киттек! – ди алар.

 


Фикер өстәү