Татарстан Югары Суды Роберт Мусинга карата хөкем карарын йомшарткан

“Татфондбанк”ның элекке башлыгы 12 ел урынына 11 ел утырачак.

Татарстан Югары Суды “Татфондбанк”ның элекке башлыгы Роберт Мусинга карата җәза срогын бер елга киметкән.
Моңа кадәр Казан шәһәре Вахитов районы суды Мусинны 12 елга колония җәзасына хөкем иткән иде. Шуның 5 елын ул өй аресты рәвешендә үткәргән. Банкир төрмә срогы белән дә, гамәлләренең квалификациясе белән дә килешмәгән. Мусин әйтүенчә, аның гамәлләре зыян китерерлек булмаган, чөнки алар бурычны яшерүдән генә гыйбарәт булган.


Фикер өстәү