Фәрит Мөхәммәтшин котлаучыларга рәхмәт әйтте

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Александр Невский ордены белән бүләкләнүе уңаеннан котлаулар өчен рәхмәтен җиткерде. «Югары дәрәҗәдәге дәүләт бүләге бирелү – республиканың Дәүләт Советы эшчәнлеген һәм тулаем Татарстан парламентаризмы үсешен лаеклы бәяләү ул», – диде.

Республика парламенты башлыгы әйтүенчә, әлеге бүләк – берничә чакырылыш парламент депутатларының хезмәте, сайлаучылар, Татарстанның күпмилләтле халкы ярдәме белән республиканың барлык хакимият органнарының үзара килешенеп, җаваплы эшләве нәтиҗәсе.
«Сезгә нык сәламәтлек, иминлек һәм Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе файдасына яңаны булдыру юлында алга таба уңышлар телим», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.


Фикер өстәү