Алмаз Мифтахетдинов: «Чаллыда газ шартлау, Минзәләдә самолет төшү фаҗигасендә янгын сүндерүдә катнаштык»

Тәвәккәл, фидакарь, үз эшләренең чын осталары булган янгын сүндерүчеләр Чаллыда яши. Шәһәрнең 55 нче янгын сүндерү бүлеге Россиядә иң яхшысы дип табылды. Алар «Иң яхшы янгын сүндерү-коткару бүлеге» конкурсында илнең 1200 шәһәреннән 4 меңнән артык янгын бүлеген узып, беренчелекне яулады.

1981 елда эшли башлаган 55 нче янгын сүндерү бүлегендә бүген 95 кеше хезмәт куя. 55 нче янгын сүндерү-коткару отряды башлыгы Алмаз Мифтахетдинов әйтүенчә, иң яхшы бүлекне сайлап алуда оператив хезмәт эшчәнлеге күрсәткечләре, махсус җиһазлар һәм яңа янгын сүндерү технологияләре исәпкә алынган.

– Конкурс башта отряд бүлекчәләре арасында узды. Аннан республика дәрәҗәсенә, соңрак федераль округка үттек. Конкурсның бәяләү критерийлары күп:  якынча 73 позиция. Һәрберсе буенча баллар җыела. Әйтик, Россия Федерациясе дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгән хезмәткәрләр саны. Безнең бүлектә андыйлар – бишәү. Ведомство медальләре, янгын сүндерү, гадәттән тыш хәлләрне бетерү, экипажны коткару өчен медальләр дә исәпкә алынды, – дип сөйләде Алмаз Мифтахетдинов.

Отряд башлыгы әйтүенчә, һөнәри бәйгеләр янгын сүндерүчеләрнең әзерлеген һәм чыдамлыгын яхшырта.

– Безнең бүлек бу бәйгедә беренче тапкыр гына катнашмый. Быел ныклап әзерләндек, күрсәткечләребезне яхшырттык һәм ил күләмендә беренчелекне яуладык. Бу – команда эше, барыбызның да уртак хезмәт нәтиҗәсе. Монда һәр хезмәткәрнең ел дәвамындагы казанышлары исәпкә алына. Безнең хезмәткәрләр шәһәр күләмендәге төрле конкурсларда, спартакиадаларда, спорт ярышларында, шәһәрнең иҗтимагый тормышында актив катнаша, – ди Алмаз Мифтахетдинов. – Хезмәттә дә сынатмыйлар. Әйтик, иң куркынычы –  Чаллыда газ шартлау, Минзәләдә самолет төшү фаҗигасендә янгын сүндерүдә катнаштылар.

Җитәкче сүзләренчә, махсус җиһазлар һәм ашыгыч коткару техникалары булу да мөһим.

– Бу – янгын сүндерү машиналары, мотоцикл, квадроцикллар. Һәр бүлек тә  андый техника булуы белән мактана алмый. Уку-матди база: мәйдан, бина, снарядлар, спорт җиһазлары да зур роль уйнагандыр, – диде ул.

Өлкән янгын сүндерүче Ранил Гаязов Чаллының 55 нче янгын сүндерү бүлегендә 2013 елдан бирле эшли.

– Безнең бүлек Чаллының иң яхшы бүлекләренең берсе санала. Коллективыбыз бердәм, ярдәмчел. Монда, әлбәттә, җитәкченең дә өлеше зур. Уку сәгатьләре, теория, физик дәресләр – эш көннәре режим буенча уза. Безнең бүлек зур, машиналар да күп. Аларның барысы да яхшы хәлдә, даими әзерлектә, – ди өлкән янгын сүндерүче.

Ранил Гаязов – республиканың иң яхшы янгын сүндерүчесе дә әле. Ул узган ел кросс-фит, штурм баскычы, каршылыклар полосасын узу кебек ярышларда үзенең яхшы физик әзерлеген күрсәткән һәм «Иң яхшы янгын сүндерүче» бәйгесендә җиңү яулаган.

– Әлеге һөнәри бәйгедә өченче ел рәттән катнашам, узган ел беренче урын алдым. Җиңәрмен дип уйламаган идем. Иң катлаулы сынау каршылыклар полосасы булды, көндәшләрем дә көчле иде. Тик минем алда максат куелган иде һәм мин аңа таба бардым. Минемчә, мондый ярышлар безгә физик яктан гына түгел, төрле авыр очракларга рухи яктан да әзер булуыбыз өчен кирәк, –ди Ранил. – Быел Татарстан буенча кросс-фитта хезмәттәшем белән икенче урын алдык. Хәзер федераль ярышларга әзерләнәбез. Сынауларда да, хезмәттә дә, без бит үзебез генә эшләмибез, иң мөһиме – бердәм команда. Янгынга звено белән керәбез. Алда баручымы ул, арттамы, без аңа үзебезгә кебек ышанабыз. Янгынга ничә кеше керә, шуның кадәр үк чыгарга тиеш. Бер-береңә ярдәм итү һәм кешеләрне коткару  – безнең эштә иң мөһиме.

Ранил фикеренчә, бәйгеләрдә яхшы күрсәткечләр дә – бердәм команда эше нәтиҗәсе.

– Коллектив ярдәм итмәсә, булмый да ул. Бер-беребезгә терәк булырга тырышабыз. Шундый ярдәм булганда шөгыльләнергә дә рәхәт, – ди янгын сүндерүче.

Ләйсән Сафина

 


Фикер өстәү