Казанның бер мәктәбендә кыңгырау чыңы урынына татар җырлары яңгырый

Социаль челтәрләрдә, башка мәктәпләр дә бу идеяне күтәреп алмаслармы икән, дип кызыксыналар.

Казанның 18 нче мәктәбендә гадәти кыңгырау чыңын милли татар җырлары алыштырган. Бу хакта социаль челтәрләрдә язалар.
“Кыңгырау чыңы”на – җырга балалар да кушыла”, “Бу идеяне башка мәктәпләр дә күтәреп алмасмы икән”, дип язып калдырганнар пост астына.
Моннан тыш социаль челтәрләрдә яңалыкка соклану белдерелгән фикерләр дә бар. “Эксперимент буларак, бик уңышлы килеп чыккан”, “Балаларга ошый”, “Минем үземә дә колак тондыргыч кыңгырауга караганда җыр күңелемә күбрәк хуш килә”, “Афәрин, бик матур җырлыйлар”, – дип язып калдырганнар.


Фикер өстәү