Ноябрьнең һәр өченче якшәмбесендә дөньяда юл һәлакәтләре корбаннарын искә алалар. Әлеге чара кысаларында Татарстан юлларында иминлек арттыру ниятеннән төрле чаралар уза.
Юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган чараларның берсе Казанның Юдино бистәсендә узды. Юл иминлеге сакчылары яшь инспекторлар белән берлектә флешмоб оештырды, дип хәбәр итә “Татар-информ”. Ахырда исә юл һәлакәтендә гомере өзелгән кешеләр истәлегенә ак күгәрченнәр очырдылар.