Юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән балаларга ярдәм йөзеннән бәйге башланды

Юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән балаларга ярдәм итү буенча «Наташа
Едыкина» исемендәге хәйрия фонды балаларны Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәте
корбаннарын искә алу көненә багышланган конкурсларда катнашырга чакыра. Әлеге
чаралар агымдагы елның 3 октябреннән 14 ноябренә кадәр узачак.

Фондның максаты – юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән балаларга ярдәм итү,
юл хәрәкәтендә катнашучыларның үз-үзләрен тотышында күркәм холык тәрбияләү
һәм аны пропагандалау.

Хәйрия акчалары конкурсларны оештыруга һәм үткәрүгә, шулай ук юл-транспорт
һәлакәтендә зыян күргәннәргә ярдәм итүгә тотыла, дип хәбәр итә оештыручылар.
Мөрәҗәгать итүчеләр турындагы мәгълүмат рәсми сайтта урнаштырылган.
Конкурслар үткәрү турында төгәлрәк мәгълүматны Фондның сайтыннан, социаль челтәрләрдән
(Вконтакте: https://vk.com/club194187549, Телеграмм: https://t.me/blagfond_edikina, 
Одноклассники: https://ok.ru/profile/579124699862) белергә мөмкин.


Фикер өстәү