Россиядә коллапс көтеләме, юкмы?

Дүшәмбе көнне Америка икътисадчысы, кризисларны фаразларга яратучы философ, чыгышы белән япон булган шәхес, «Тарихның бетүе һәм соңгы кеше» дигән атаклы китапның авторы Фрэнсис Фукуяма: «Якындагы көннәрдә Россиядә зур коллапс булачак», – дип белдерде.

«Ватаным Татарстан» хәбәрчесе  Фукуяманың бу фикеренә кушылырга җыенмый. Кире дә какмый, билгеле. Бар дөньядагы шикелле үк бездә дә хәлләр авыр, әлбәттә. Энергия чыганаклары өстендә утыруыбыз безнең хәлне бераз җиңеләйтә. Һәм… авырайта да. Дәүләт идарәсе механизмы эштән чыгып ватылса, бернинди табигый байлыклар да коткармаячак. Мобилизация шаукымы башлангач, барыбыз дә күрдек: төгәл сәгать кебек эшләргә тиешле хәрби комиссариатлар системасы ватык телефон кебек кылана. Югыйсә, өлешчә мобилизация турында игълан иткәндә, Путин да, Шойгу да хәрби хәрәкәтләргә кемнәр чакырылырга тиешлеген ачык итеп әйттеләр. Алар әйтмәсә дә, хәрби комиссарларның үз башлары эшләргә тиеш иде. Чакыру шундый итеп башланды: тавышы Путинга барып җитте һәм лидер хәрби җитәкчелекне тәнкыйтьләп чыгыш ясарга мәҗбүр булды. Алтмыш һәм аннан өлкәнрәк яшьтәгеләрнең мобилизацияләнүе шаккатыргыч гаҗәп инде. Медицина комиссиясеннән башка да боларда бер бәйләм хроник чир барлыгын, яшьләре сәбәпле, физик мөмкинлекләре чикләнгән булуын аңларга әллә ни акыл кирәкми. Әйе, алар кире кайтарылдылар. Тиешсез чакырылган башка ирләр дә нигездә гаиләләренә кайтты. Кайбер өлкәләрдә хәрби комиссарлар алышынды. Әмма бездә дәүләт аппаратының үтә начар эшләве тагын бер тапкыр расланды. Шулай булгач, Фукуяма фаразы тормышка ашса, бер дә гаҗәп түгел.

Без яшәгән илнең керемнәре, кайбер белгечләр әйтүенчә, 75–95 процентка кадәр углеводордлар сатудан килә. Кайбер белгечләр, хәзер алар үткән елгының 25 процентын гына тәшкил итә, диләр. Бу әле нефть һәм газга бәяләр гадәттән тыш югары торганда шулай. Дөнья кризисы ул бәяләрне түбәнгә ыргытачак. Чималдан башка нәрсәдер җитештерергә без әле өйрәнмәдек. Идарә аппараты хәзерге хәлдә булганда өйрәнә дә алмабыз, мөгаен.

Менә бу кризиска Татарстан берникадәр әзерлекле һәм яхшырак позициядә керә. Россия төбәкләре җитештерүне киметкән, финанс хәлләрен начарайткан вакытта, бездә Идел буе федераль округына кергән төбәкләр арасында сәнәгать җитештерүе индексы иң яхшысы. Быелның гыйнвар – август күрсәткечләре үткән елның шул чоры белән чагыштырганда үргә таба күтәрелүне раслый. Сәнәгать җитештерүе индексы – 109,3 процент. Бу 2022 елда дөнья күләмендә иң нык үсешкә ирешкән Согуд Гарәбстаны нәтиҗәләре кебек диярлек. Шулай булгач, иң авыр чорны без җиңелрәк узмабызмы дигән өмет чаткысы бар.

                                               Рәшит Фәтхрахманов

 

 


Фикер өстәү