Алтын гасырга таба барганда, яки сукыр тычкан көмешкәсен эчәргәме, юкмы?

Укучылар язманың исеменә карагач аптырарлар: алтын гасыр белән ниндидер сукыр тычкан эчемлеге арасында нинди бәйләнеш бар, диярләр. Бәйләнешне без язманың ахырындарак шәрехләрбез, хәзергә исә алтын гасыр турында бераз сөйләшеп алыйк.

Даими күзәтеп баручылар авторның бу атаманы – кешелек җәмгыятенең муллыкта, иминлектә яшәячәк чорының исемен язмаларында еш кына искә алуын хәтерлидер. Юк, сүз коммунизм турында бармый, утопик ул җәмгыятьне тормышка ашырырга булган омтылышларның ни рәвешле тәмамлануын үз тәҗрибәбездә күрдек бит инде. Әмма якын киләчәктә җәмгыять шундый кыска бер чор кичерәчәк (һәм мин ышанам: Аллаһ теләсә, бу язманы укучылар арасында ул чорга барып җитүчеләр булыр әле): адәм баласына күпме теләсә, шуның кадәр алтын тәкъдим ителәчәк, ләкин кызыгучылар булмас.

Хакимиятләрнең күпме теләсәң, шуның кадәр акча алырга килергә чакыруына бары тик бер кеше җавап бирәчәк. Аның алдына күп итеп алтын китереп өячәкләр, шунда аның күңелендә оялу пәйда булачак. «Никадәр кеше арасыннан берүзем акча алырга килдем бит», – дигән үкенечле уйга батачак ул һәм бирелгән алтыннарны кире тапшырырга теләячәк, әмма аннан кире кабул итеп алмаячаклар: «Без биргәнне кире алмыйбыз», – диячәкләр. Ул чакта байлык шулкадәр күп булачак: кешеләр, аның бетмәячәген аңлап, ярышудан туктаячак. Бөтенләй башка кыйммәтләр өстенлек алачак. Вәләкин исегезгә төшерәм: коммунизмнан аермалы буларак, акча – товар мөнәсәбәтләре сакланып калачак.

Әйдәгез, хәзер бергәләп фикерләп алыйк: бу хәл мөмкинме, мөмкин булса, аның мәйданга чыгуы өчен ниләр кирәк? Акча күп кирәк дип әйтә күрмәгез, чөнки, бердән, акча хәзер дә бик күп. Үзәк банклар аны тонналап басып тора, ул гына җитмәсә, теләгән һәр кеше, кирәкле җиһазлар сатып алып, үз өендә криптовалюталар «баса» ала. Бәяләре шактый гына төшсә дә, андый валюталар һаман да кыйммәт йөри әле. Акчаның күплеге проблема гына тудыра: товарларга һәм хезмәтләргә бәяләр үсә һәм инфляция безнең барыбызның да баш авыртуына әверелә. Менә әле яңа гына Әрмәнстан Үзәк банкы процент ставкасын 10,75кә кадәр күтәрде, чөнки россиялеләр илне сумнар, долларлар һәм евролар белән тутырды. Кечкенә генә илгә быелның 10 аенда 4,1 миллиард доллар акча күчергәннәр. Акчаның күплеге күчемсез милеккә һәм башка товарларга бәяне шулкадәр итеп күтәрә: җирле халык үз илендә үзенә фатир сатып ала алмаслык хәлгә килә. Такси бәяләренә кадәр котырып үсә. Уртаазиялеләр көләләр әнә, россиядәге үз ватандашларын илләренә кайтырга чакыралар: «Мәскәүдә таксида эшләүдән туктагыз, россиялеләр безгә килде, таксига күпме сорасаң, шуның кадәр түлиләр», – диләр. Процент ставкасын күтәргәч, кешеләр акчаны товарга түгел, ә банк депозитына салып сакларга тырыша. Бу базардагы акчаларны алып, инфляцияне вакытлыча булса да басып тора.

Дәүләтләрнең бүген нәрсә өчен үзара бугазлашырга ашкынуларын искә төшерик әле. Нәрсәгә бәяләр котырып үсә? Энергия чыганакларына. Энергия җитәрлек булса, арзанлы товарны күпләп җитештерү хәзерге технологияләр белән берни дә түгел. Димәк, муллыкка ирешүнең бер шарты булып (беренчесе дип әйтмәс идем мин), арзанлы һәм шул ук вакытта экологиягә зыян салмый торган энергиягә ирешү тора. Энергияне күпме теләсәң, шулкадәр тотасың, әмма ул бетми. Мөмкинме бу хәл?

Бүген төнлә (чәршәмбе иртәсендә язам бу юлларны) Америка телевидениесе аша рәсми рәвештә игълан иттеләр: АКШта тарихта беренче тапкыр термотөш синтезы реакциясе вакытында аны үткәрүгә таләп ителгәнгә караганда күбрәк энергия эшләп чыгарылды. АКШның Энергетика министрлыгы моның Калифорниядәге Милли лабораториядә тормышка ашырылуын һәм XXI гасыр уңышы буларак тарих дәреслекләренә язылачагын хәбәр итә. Ак йортның фән буенча киңәшчесе Арати Прабхакар тәҗрибәне «инженерларча фикерләүнең акылга сыймаслык зөбәрҗәте» дип бәяләде. Галимнәр әйтүенчә, бу тәҗрибә Кояшта барган реакциягә охшаган эффект бирәчәк һәм кешелек дөньясын бетми торган чиста энергия белән тәэмин итәчәк. Аны гамәлгә кертүгә берничә дистә ел кирәк булыр, диләр.

Кытай инженерлары да бу өлкәдә зур уңышларга ирешеп киләләр. Алар күптән түгел генә сыек торийда эшли торган атом реакторын сынады. Торий уранга караганда күпкә куркынычсызрак булып санала, һәм аның реакторын суыту өчен су кирәк түгел. Бу уңайдан төрекләр сөенә: МАГАТЭ отчетына караганда, дөньядагы торий запасларының 11 проценты – Төркиядә. Бары тик Ыспарта-Аксу төбәгендәге 20 мең тонна торий запасы гына да Төркияне йөз елга энергия белән тәэмин итәргә җитәчәк икән. Торийның бөтен планетадагы запасы 6,7 миллион тонна тәшкил итә. Бетмәс-төкәнмәс энергия чыганагы дигән сүз бу. Галәмнән Кояш энергиясен Җиргә тапшыру буенча уңышлы тәҗрибәләр үткәрелеп килә. Башка технологияләр дә үсештә. Нәтиҗә ясыйбыз: алтын гасыр өчен кирәкле энергия проблемасы якындагы елларда хәл ителерлек.

Чын акча басу өчен кирәкле алтын исә җир астында тулып ята. Аны өскә чыгарып тигезләп җәйсәләр, без тездән алтынга батып йөрер идек. Хәзерге технологияләр исә шундый: теләсә нинди катлаулы җиһазны (хәтта кеше әгъзаларын да) 3Д принтерлар зур тизлектә басып чыгара алачак. Күрәбез: мәсьәләнең матди ягы технологияләр ярдәмендә хәл ителерлек.

Ләкин матди байлыклар күпме генә артмасын, кешелек җәмгыятен бәхетле итмиләр һәм алтын гасырга китермиләр. Эпохага аяк басу өчен иң төп шарт – гаделлек тантанасы. Шул булмаса, адәм балалары үзара сугыштан, ярышудан, көнчелеккә нигезләнгән конфликтлардан айный алмаячак. Гражданлык технологияләренә караганда хәрби технологияләр кызурак темплар белән үсә бүген. Аларны туктатып, тыныч яшәүгә күчү өчен акыл җитми. Әйе, адәм балаларында бүген иң катлаулы технологияләрне үстерерлек интеллект бар, әмма акыл юк. Шул булса, бүген үк инде алтын гасырга күчеп булыр иде.

Акыл юклыкка бер мисал китерик әле. Роспотребнадзор (кулланучыларның хоукларын якларга тиешле шундый оешма барын беләсездер инде) үлгән сукыр тычкан төнәтмәсеннән ясалган «кротовуха» дигән исерткеч эчемлекне куллануның куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкинлеген искәртте. Башыгызга: «Тычкан үләксәсе салынган аракыны кем эчә инде?!» – дигән уй килмәдеме? Килсә һәм бераз укшып та куйсагыз, котлыйм: сез – нормаль кеше. Әмма бер блогер «сукыр тычкан үләксәсе салынган көмешкә»не рекламалаганнан соң, эчемлек популярлык яулый башлаган. Роспотребнадзор шуңа күрә рәсми кисәтү ясарга мәҗбүр булган. Менә шундый акылдан язган кешеләрдән торган җәмгыять безнең алтын гасырдан бик ерак булуыбызны дәлилли.

Атаклы бер шәхес, тормышта зур уңышларга һәм байлыкка ирешкән бер кеше интернетта: «Мин балаларыма болай дидем: «Минем сезгә эләкмәгән бер өстенлегем бар иде: балачагым авырлыкта үтте», – дип язды. Кеше шәхесен чын уңышка китерү өчен, авырлыклар белән камчылану, һичшиксез, мөһим һәм кирәк. Җиңел килгән уңыш гадәттә һәлакәткә илтә. Шуңа күрә соңгы елларда тормыш безне катлаулы сикәлтәләр өстендә сикертә икән, гаҗәпләнмәгез. Күп тапкырлар ачыргаланырга, гаҗизләнергә, зур югалтулар аша узарга туры киләчәк барыбызга да. Әлегә исә хәл шундыйрак: сәяси лидерларның рәсми белдерүләрен тыңлаганда шаккатасың: патология бит бу, авыру симптомнары, дисең. Нишләтәсең, гомуми акылдан язу панденмиягә әверелде. Шулай булгач, алтын гасыр кайда да, без кайда?!

                                      Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү