Коронавирус куркынычы янаган очракта корпоратив үткәрү-үткәрмәү мәсьәләсен ничегрәк хәл итәргә икәнен аңлатканнар

Башка инфекцияләр турында да онытмаска кирәк.

Россия халыклар дуслыгы университетының йогышлы авырулар кафедрасы доценты Сергей Вознесенский, короновирус куркынычы янаган бер мәлдә корпоратив үткәрергә кирәкме, дигән сорауга җавап биргән. Аның әйтүенчә, эштә бернинди чикләүләрсез бәйрәм үткәрергә мөмкин анысы. Әмма башка инфекцияләр турында да онытмаска кирәк. Мәсәлән, грипп турында. Чирләүчеләр күп икән, чараны үткәрү-үткәрмәү мәсьәләсен бик уйлап хәл итәргә кирәк.

Вознесенский билгеләп үткәнчә, соңгы атналарда грипп белән чирләүчеләр күбәйгәннән-күбәя. Шулай икән, массакүләм чараларның ни дәрәҗәдә максатка ярашлы булуы турында кат-кат уйлану һич зыян итмәячәк.


Коронавирус куркынычы янаган очракта корпоратив үткәрү-үткәрмәү мәсьәләсен ничегрәк хәл итәргә икәнен аңлатканнар” язмасына фикерләр

  1. Вәт, ичмасам, маладис егет!!!!!
    Исән-сау булып, дошманнарны жиңеп кайтырга язсын, алла бирса!!!!

Фикер өстәү