Татарстан командасы «ГТО уеннары»нда катнашу өчен Самарага китте

Татарстан командасы «ГТО уеннары» бөтенроссия турнирына китте. Алты кешелек команда республика күләмендә узган сайлап алу этабы нәтиҗәләре буенча тупланды. Республика данын Казан, Чаллы, Балтач, Әлмәт һәм Тәтеш вәкилләре яклаячак. Самарада узасы ярышлар 19 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Юлга чыгар алдыннан республика командасы белән Татарстан спорт министры урынбасары Илдар Садриев очрашты. «Без командабызны җиңү алып кайтырга җибәрәбез. Алар – ГТО уеннары буенча республика ярышларында иң яхшы нәтиҗәгә ирешкән кешеләр. Аларга уңышлар телибез”, – диде ул.

Самарага илнең 40тан артык төбәгеннән командалар җыелачак. Турнирда катнашучылар ераклыкка сикерү, идәннән этелү, тартылу, гер күтәрү һәм башка сынауларда ярышачак.


Фикер өстәү