Татарстанда табиблар районнан баш җәрәхәте белән китерелгән сабыйның гомерен саклап калу өчен көрәшә

Бала җинаять корбаны булырга мөмкин дигән фараз да бар.

Казан табиблары башы җәрәхәтләнгән 7 айлык малайның гомерен саклап калу өчен көрәшәләр. Аның җинаять корбаны булуы мөмкин дигән фараз да искәрмә түгел.

Әлеге факт буенча Россия Җинаять кодексының «сәламәтлеккә авыр зыян китерү» дигән 118нче маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Билгеле булганча, бала хастаханәгә Кама Тамагы районыннан китерелгән. Аның хәле авыр дип бәяләнә. Булган хәлләрнең барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү гамәлләре үткәрелә һәм кирәкле экспертизалар билгеләү мәсьәләсе хәл ителә, дип хәбәр итә Татарстан буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте.


Фикер өстәү