Казанда арендага түләү буенча чыккан низаг аркасында бер ир туганын үтергән

Суд Үзбәкстаннан килгән 32 яшьлек ир-атны СИЗОга җибәргән. Ул Казанның Ибраһимов урамында арендага алып яшәгән фатирында үзенең ике милләттәшен вәхшиләрчә үтерүдә шикәләнелә.

24 октябрь кичендә җилкәсе һәм бите пычак белән бик нык җәрәхәтләнгән 1995 һәм 1998 елгы ике егетнең үле гәүдәсе табылган. Алар барысы да бер фатирда яшәгән. Җинаятьнең шул ук көнне көндез кылынуы ачыкланган. Үтерүче Самарага кадәр билет алып, шәһәрдән качкан. Әмма аны Аксубай районына җиткәндә тоткарлагшаннар.

Сорау алганда, ул үтерелгән егетләрнең берсенең туганнан туган энесе булуын, шул фатирда өчәү яшәгәнлекләрен сөйләгән. Җинаять булган көнне алар арасында аренда өчен түләү мәсьәләсендә ызгыш чыккан. Тоткарланучының туганы кулына пычак алып, тегене яралаган. Тоткарланучы әйтүенчә, кан күргәч, имештер, аңын җуйган, ә аңына килгәндә, янында ике үле гәүдәне күргән.

Ләкин ул судта инде башкача сөйләгән: имеш, өенә кайткач, милләштләренең үлеп ятуын күреп алган. Аларны үтерүдә ул моңа кадәр, имештер, туганының сеңлесенә бәйләнеп йөргән ниндидер ирләрне гаепләгән.


Фикер өстәү