Россиядә локдаун башланды

28 октябрьдән Россиянең биш төбәгендә – Мәскәүдә, Калининград, Ростов, Смоленск өлкәләрендә һәм Хакасиядә эшләми торган көннәр чоры башланды.

Башкалада азык-төлек кибетләренә, даруханәләргә һәм беренче чиратта кирәкле товарлар сатыла торган сәүдә нокталарына эшләү рөхсәт ителгән. Калганнары бары тик интернет аша гына сәүдә алып барырга мөмкин. Медицина оешмалары, шул исәптән шәхси клиникалар, судлар, тормыш эшчәнлеген тәэмин итүче оешмалар, өзлексез эшләүче предприятиеләр, кайбер башка оешмалар хезмәт эшчәнлеген дәвам иттерәчәк.

Матурлык салоннарына, фитнес-клублар, бассейннар, “химчистка, “шиномонтаж”ларга, автосервис, кинотеатрларга һ.б. эшләү тыела. Театр һәм музейларга QR-код белән керергә мөмкин булачак. “Роспотребнадзор” белән килештерелмәгән килеш массакүләм чаралар уздырылмый.


Фикер өстәү