Любезники, любизар… Марат Кәбиров бөтен язучыны да бер чыбыктан себерү турында

Монда бераз аңлатма биреп китәргәдер инде. Татар язучысының китабы чит телдә басылса, моны бик зур мәртәбәгә күрәбез. Автор дөнья аренасына чыкты, аны хәзер бөтен кеше белә, дип уйлыйбыз. Дөрес караш түгел инде бу. Үз илендә өч укучысы да булмаган авторның чит телдә китап чыгарып дан казануы бик бәхәсле күренеш.

Француз телендә чыккан бу китап турында хәтта татар зыялыларының да күбесе белми калачак иде, ярый әле «Фейсбук»та Миләүшә Хәбетдинова шау-шу куптарды. Бу китапка кысылышым булмагач, мин бәхәстә катнашмадым, акыллы абзыйлар шикелле качып кына читтән күзәтеп тордым. Ә Миләүшә ханымның язмасы беренче сүзеннән үк игътибарны җәлеп итте.

«Уважаемые татарские писатели! Что Вы творите?.» – дип башлый ул. Соңгы вакытта журналистлар һәм әдәбиятчылар арасында бөтен язучыны да бер чыбыктан себерү модага кереп китте. «Татар язучылары шулай, татар язучылары болай…» – дигәнрәк җөмләләр ишетсәм, мин моны чираттагы надан кулланучының көйсезләнүе итеп күрәм. Әдәбиятны белми, ә фикер йөртергә азаплана. Алай гына түгел, үзен бик белдекле итеп, бу өлкәдә эксперт итеп күрсәтергә маташа. Наданнарның галим булып кылануыннан да кызганычрак күренеш юк.

«Татар язучылары» дип гомум сүз сөйләү шәхсән миңа да кагыла. Әйтик, татар язучылары авыл темасыннан ерак китми, дип гаеплиләр. Мин дә татар язучысына керәм, әмма авыл темасына язган әсәрләр өч бармак белән генә санарлык. Миндә – башка темалар. Димәк, әлеге кеше мине белми. Укымаган. «Шундый авторны да укымаган килеш аның бүгенге татар әдәбияты турында чүбек чәйнәргә хакы бармы?» – дип уйлыйм. Дөрес уйлыймдыр кебек. Әгәр бүгенге татар әдәбияты, бүгенге язучылар турында сүз әйтәсең икән, иң беренче чиратта, син бүгенге язучыларның әсәрләре белән таныш булырга тиеш. Чит әдәбиятлар белән дә. Шунда гына чагыштырып карый аласың, үз әдәбиятыңның һәм язучыларыңның урынын дөрес билгеләү мөмкинлеге ачыла. Ә безнең наданнар, әдәби барышны күзәтергә ялкаулана, гайбәтче хатыннар шикелле аннан-моннан җыйган өзек-ертык мәгълүматлар нигезендә фикер корырга маташа. Алай булмый ул. Нәрсәдер язарга телисең икән, темаңны яхшы үзләштерергә кирәк. «Татар язучылары» дип гомумиләштерүнең нигезендә дә журналистның яки әдәбият белгеченең темага тирән керә алмавы, өстән-өстән генә фикер йөртүе, бер сүз белән әйткәндә, наданлыгы һәм ялкаулыгы ярылып ята.

«Уважаемые татарские писатели!» – дию башта шушы уйга этәрде. Мин әллә үземә кагылышлы нәрсә бармы икән дип язманы карап чыктым. Миңа кагылмый икән. Шулай булгач, һич югында: «Уважаемые татарские писатели, кроме Марата Кабирова», – дип әйтелергә тиеш иде. Әллә Миләүшә Хәбетдинова мине татар язучысына санамый микән? Чикатилоның кем икәнен барыгыз да беләсез инде. Ул күзлек киеп йөргән. Һәм әллә ничә кешенең гомерен өзгән. Маньяк. Әгәр Чикатило турында Миләүшә Хәбетдинова язса, ул болай дип башлар иде кебек: «Уважаемые очкарики! Что вы творите!»

Әлеге күренешкә җентекләп тукталуым, аның соңгы вакытта нормага әйләнә баруын күрүдән. Кайберәүләрдә язучыга өстән, кимсетебрәк карау омтылышы көчәя. Бу үзләрен әдәбиятта сынап карап та, бернинди уңышка ирешә алмаган журналистларга, укытучыларга, әдәбият белгечләренә һ.б.ларга хас нәрсә. Алар хәзерге әдәбиятның торышын билгели алмыйлар, алар үзләренең әдәбияттагы булдыксызлыгы өчен бүгенге язучылардан үч алалар. Язучыга өстән карарга ярамый: өстән карасагыз сез аның астагы әгъзаларын гына күрәчәксез, язучыга үрелеп карарга кирәк.

* * *

Китапка Ркаил Зәйдулланың («Мылтык», «Мәгарә», «Ак эт»), Галимҗан Гыйльмановның («Лифтта», «Сынау – сыналу ул», «Бүреләр һәм Йоһан Себастьян»), Ленар Шәехнең («Бал бабай», «Йөрәккәем янганга», «Ике тарих»), Рөстәм Галиуллинның («Боссойко», «Дивана», «Тимер капка артында»), Айсылу Имамиеваның («Мәчет», «Төпчек бала», «Хәбиб бабай хатирәсе»), Фирүзә Җамалетдинованың («Буранда», «Кеше күңеле – кара урман», «Ике күгәрчен») әсәрләре кергән. Авторларның исеменә караганда, ул бик начар булырга тиеш түгел кебек. Әмма Миләүшә Хәбетдинова аны үзенчә бәяли: «Основная проблема этой книги графоманство чистейшей воды. Мы продемонстрировали французским читателям полное отсутствие художественного вкуса, творческую бездарность». Чүт кенә шыттыра. Һәрхәлдә, мин Ркаил Зәйдулла, Рөстәм Галиуллин, Фирүзә Җамалетдинова хикәяләре белән таныш. Һәм аларны графоманлыкта гаепләмәс идем. Алайга китсә, француз әдәбияты да Мишель Уэльбек, Фредерик Бегбедер, Дидье ван Ковеларт кебек язучылардан гына тормый, бик хөрт язганнарын да очратканым бар.

Ләкин Миләүшә ханымның таләпләре югары: «Рассказы не позволяют французскому читателю сформировать представление о национальных образах мира татар, татарском национальном характере, не знакомят с ключевыми историческими событиями и др».

Бу таләпләр белән килешеп бетеп булмый. Алар артык хыялый һәм әдәбияттан да, чынбарлыктан да ерак тора. Әлеге нәрсәләр бүгенге заманда бер милләт укучысын да кызыксындырмый. Беркем дә әдәби китапны ниндидер халыкның рухи дөньясын, милли үзенчәлеген, мөһим тарихи вакыйгаларын өйрәнү өчен укымый. Укучыны төп каһарман һәм вакыйга җәлеп итә. Төп каһарманның нинди милләттән булуы да кызык түгел, иң мөһиме ул укучыга аваздаш булсын. Хәтта язучының нинди милләттән булуы да йөз дә беренче урында. Күп очракта хәтта авторның исем-фамилиясен дә истә калдырмыйлар.

Шуңа күрә, хөрмәтле һәм гыйззәтле француз укучысына без начар әдәбият тәкъдим иттек дип, артык истерикага бирелергә кирәкми. Дөрес, әсәрләрнең барысын да авторларның иң көчле хикәяләре дип булмый, аларны сайлаганда, беркадәр җитдирәк булырга кирәккәндер. Ә әсәрләрнең күбесе –укыла торган әйберләр. «Ак эт» тә, «Боссойко» да, «Ике күгәрчен» дә… Һәрхәлдә, бу китапны укыгач, бер француз да бауга менмәгән, хәтта: «Нинди начар китап!» – дип кибеткә килеп зарланмаган. Аннан соң… Бүгенге Америка һәм Европа әдәбияты белән таныш булсагыз, беләсездер инде… Әгәр әсәр махсус шул темага багышланмаса, анда инде күптән милли чалымнарга игътибар итмиләр. Милли характерлар, образлар белән баш ватучы юк. Әле бер, әле икенче яктан кысрыкланып торганга, безнең язучылар гына милли темадан читкә китә алмый. Хәтта фантастик әсәрләргә дә милли проблемалар килеп кысыла. Бу безнең өстенлектән түгел, ә мескенлектән килгән әрнү бугай. Шуңа күрә чит телгә тәрҗемә ителгән әсәрләрдән миллилек эзләргә кирәкми. Авторны ниндидер милләт вәкиле булган өчен түгел, ә әйбәт язган өчен яраталар.

Ә менә: «Если Вы планируете продвигать в мир такого рода опусы, я первая напишу заявление о том, чтобы СП РТ лишили финансирования», –дигән сүз бик ошамады. Киресенчә тиештер кебек. Беренче коймак төерле була, диләр бит. Менә хәзер зарланып, сукранып, бер-береңне гаепләп ятудан туктарга да икенче китапны әзерләү хәстәрен күрергә кирәк. Әгәр Франциядә бер китап чыгару мөмкин икән, димәк, икене дә, унны да, йөзне дә чыгарып була. Бары тик туктап калмаска гына кирәк. Һәм аларның һәркайсын үткәндәге хаталарны булдырмаска тырышып эшләргә. Бер карасаң, бар да гади кебек…

Әдәбият дөньясын болгатып, пыр туздырып ятучылар да бик кирәк, әлбәттә. Иҗади барышта аларның өлеше зур, әһәмияте чиксез. Әле бераз катырак кагылсам да, Миләүшә Хәбетдинованы мин тынгысызлыгы, битараф булмавы, үз фикерен ярып әйтүе өчен бик хөрмәт итәм. Аның кебекләр аз. Ләкин әдәбиятны бәя бирүчеләр түгел, ә язучылар тудыра.

Марат Кәбиров


Любезники, любизар… Марат Кәбиров бөтен язучыны да бер чыбыктан себерү турында” язмасына фикерләр

  1. Төртмә телле, ләкин ифрат та итагатьле язучы Марат Кәбиров! Болай ук кирәкмәс иде:
    «Язучыга өстән карарга ярамый: өстән карасагыз сез аның астагы әгъзаларын гына күрәчәксез, язучыга үрелеп карарга кирәк…»
    Ләкин язма актуаль, бик урынлы. Сезнең башкалардан аерылып торучы иҗади төркемгә уңышлар телим.
    Әнис Шәймәрданов. Башкортостан.

Фикер өстәү